Белми калма рубрикасы буенча яңалыклар
-
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
Россиядәге югары уку йортларында һәм колледжларда икътисад өчен аеруча кирәкле белгечлекләр буенча бюджет урыннары санын арттыру планлаштырыла. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте. -
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татар теле – халкым теле» Бөтенроссия иҗади конкурс һәм семинарына багышланган матбугат конференциясе узды. -
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Россия мәктәп музейлары хезмәткәрләре Бөтенроссия мәктәп музейлары конкурсына гаризаларын 29 апрельгә кадәр тапшыра ала. Конкурс Россия җәмгыяте «Знание» тарафыннан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Жюри мәктәп укучыларын музей эшчәнлегенә җәлеп итү буенча иң нәтиҗәле тәҗрибәләрне билгеләячәк. Җиңүчеләргә экспозиция мәйданчыкларын яңарту өчен махсус җиһазлар тапшырылачак. -
«КАДРЛАР РЕЗЕРВЫ» ПРОЕКТЫ: ТАТАРСТАНДА ЯШЬЛӘР ЛИДЕРЛАРЫН ЭЗЛИЛӘР
Татарстан районнарында яшьләр лидерларына ихтыяҗ бар. Җирле җәмәгать оешмаларына актив, инициативалы кешеләр кирәк. Мондый лидерларны табу һәм әзерләү белән 17 еллык тарихы булган «Кадрлар резервы» проекты шөгыльләнә. Проект катнашучыларны укытып кына калмый, ә аларны белемнәрен куллана алачак реаль оешмалар белән дә бәйли. -
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
Россиядә яшьләр өчен фастфуд продукциясен алу турында яңа тәкъдим яңгырады. Заманча сәясәт проблемаларын өйрәнү институты директоры Антон Орлов югары уку йортлары янында гамбургер, хот-дог һәм башка шундый тиз әзерләнә торган ризыклар сатуны тыю, шулай ук аларны сатып алу өчен минималь яшьне 21 яшькә кадәр күтәрү тәкъдиме белән чыкты. -
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
13 мартта 18:00 сәгатьтә Казанда Татарстан урамы, 7 йорт адресындагы ишегалдында «БиЮ» дискотекасы узачак. Чара программасына яшүсмерләрдән диджей-сетлар яздыру һәм төрле яшьтәге кунаклар өчен активлыклар керә. -
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
11 мартта Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы федераль грантлар һәм Росмолодежь форумнарында катнашу мөмкинлекләре турында туры эфир үткәрәчәк. Трансляция 15:00 сәгатьтә министрлыкның ВКонтактедагы рәсми битендә узачак. -
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
Татарстандагы барлык югары уку йортларында студентлар өчен Max кушымтасы аша эшләүче цифрлы ID системасын кертү планлаштырыла. Бу хакта матбугат конференциясендә республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте. -
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
Казанның Идел буе районында 1,5 мең укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше башланды. Объектны 2026 елда тапшыру планлаштырыла. Бу хакта «Суварстроит» компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. -
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
Россия мәктәпләрендә март аенда «Кыңгыраулар урынына мелодияләр» бөтенроссия проектының яңа этабы башлана. Бу айда мәктәпләрдә таныш мәктәп чыңлавы урынына рус классикларының әсәрләренең өзекләре яңгыраячак. Бу үзгәрешне Россия Мәгариф министрлыгы хәбәр итте. -
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
Россиякүләм финанс грамоталылык буенча онлайн-олимпиада 3 мартта башланды һәм 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Быел монда мәктәп укучылары гына түгел, 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар да катнаша ала. -
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
Мәгариф министры Сергей Кравцов яңа мәҗбүри имтихан кертелүе турында игълан итте: бу 2027/2028 уку елыннан башлап ОГЭга кабул итү өчен кирәкле шарт булачак. Тарих фәненнән телдән имтихан барлык тугызынчы сыйныф укучыларына гыйнвар-апрель айларында уздырылачак. Бу имтиханны тапшырмаган укучылар дәүләт йомгаклау аттестациясенә кабул ителмәячәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. -
14 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮНЕ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР
Татарстанның балалар омбудсмены Светлана Захарова социаль челтәрләрдә теркәлү вакытында яшь чикләүләрен кертергә тәкъдим итте. Хәзеге вакытта 14 яшьтән кечерәк балалар өчен тулысынча тыю мөмкинлеге турында фикер алышалар. -
БДИ ТАПШЫРУ ПУНКТЛАРЫНДА МӘКТӘПЛӘРГӘ ҺӨҖҮМ ОЧРАКЛАРЫ ЕШАЮ СӘБӘПЛЕ САКЛАУНЫ КӨЧӘЙТӘЧӘКЛӘР
Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыру пунктларында мәктәпләргә һөҗүм очраклары ешаю сәбәпле куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев хәбәр итте. -
БАЛАЛАР IT ПАРКЫ ДИТ-ТОЛКС АЧЫК СОЦИАЛЬ ПРОЕКТЫН ПРОЕКТНЫ БАШЛАП ҖИБӘРӘ
Биредә Round проекты командасы ясалма фәһем белән эшләү турында сөйләячәк, яшүсмерләргә уен механикасы аша үз талантларын ачарга һәм үз сәләтләрен табарга ярдәм итәчәк.
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ