Логотип Идель
Белми калма

МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН КУЕЛГАН НАЧАР БИЛГЕНЕҢ СӘБӘБЕН АҢЛАТАЧАКЛАР

Укытучылар укучыларга һәм аларның әти-әниләренә тәртип өчен ни сәбәпле теге яки бу билге куелуын аңлатырга тиеш булачак. Бу хакта РИА Новостига Россия Мәгариф министрлыгы эксперты Надежда Бабарыкина хәбәр иткән.

Хәзерге вакытта Россия мәктәпләрендә 2–8 нче сыйныф укучыларының тәртибен бәяләү системасы сынау уза. Эксперимент илнең 89 төбәгендә, һәркайсында кимендә 10 мәктәптә үткәрелә.

Яңа система буенча укучыларның тәртибе өч дәрәҗәдә бәяләнәчәк: «үрнәк», «рөхсәт ителгән» һәм «рөхсәт ителмәгән». Билге куйганда мәктәп дисциплинасын үтәү, укытучылар һәм сыйныфташлар белән аралашу, шәхси сыйфатлар һәм укудагы активлык исәпкә алыначак.

Тәртип 30 баллы шкала буенча бәяләнәчәк:

  • 24-30 балл – үрнәк тәртип;
  • 10-23 балл – рөхсәт ителгән тәртип;
  • 0-9 балл – рөхсәт ителмәгән тәртип.

Сыйныф җитәкчесе укучының тәртибен атнага кимендә бер тапкыр күзәтеп теркәп барырга тиеш. Йомгаклау билгесе чирек, триместр яки уку елы өчен куелырга мөмкин.

Әгәр укучы «рөхсәт ителмәгән тәртип» дигән бәя алса, мәктәп аның әти-әнисе белән очрашу оештырырга һәм бала белән индивидуаль эшләү планын төзергә тиеш булачак.

Тәртип өчен куелган билгеләр укудагы өлгерешкә һәм имтиханнарга кертелүгә тәэсир итмәячәк.

Әгәр сынау уңышлы узса, 2027 елның 1 сентябреннән бу системаны Россиянең барлык мәктәпләрендә кертергә планлаштыралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев