ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ХИМИЯНЕ ӨСТӘЛ УЕННАРЫ АША ӨЙРӘНӘЧӘКЛӘР
Татарстан мәктәпләрендә химия фәнен өйрәнү өчен махсус өстәл уеннары кулланылачак. Алар «Физик-химик алгарыш» республика проекты кысаларында мәктәпләргә тапшырылган. Укучылар өчен химиянең төрле бүлекләренә багышланган биш өстәл уены әзерләнгән.
«Химик домино» уенында катнашучылар органик кушылмаларның формулаларын атамалары белән туры китерә һәм матдәләрнең кайсы класска керүен билгели.
«Химик лото» химик элементларның билгеләрен истә калдырырга һәм Менделеевның периодик таблицасында ориентлашырга ярдәм итә.
«Атомны җый!» уенында укучылар атом төзелешен, электроннарның энергетик дәрәҗәләр һәм орбитальләр буенча урнашуын өйрәнә.
«Молекуланы җый!» уены ионнарның зарядларын исәпкә алып, химик кушылмаларның формулаларын төзергә өйрәтә.
«Ток химиясе» уены исә электрохимия нигезләре, химик ток чыганакларының эшләү принциплары һәм электролиз процессы белән таныштыра.
Уеннарны Казан илкүләм тикшеренү техник университеты — КАИның гомуми химия һәм экология кафедрасы доценты, химия фәннәре кандидаты Светлана Шавалеева эшләгән.
Аның сүзләренчә, студентларның күбесе университетка мәктәп химиясен җитәрлек дәрәҗәдә белмичә килә. Шуңа күрә ул дәресләрдә уен алымнарын куллана башлаган. Мондый формат хәтта химиядән бөтенләй хәбәре булмаганнарга да катлаулы темаларны аңларга ярдәм итә.
Уеннар төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен каралган. Аларның һәркайсында 2дән 8гә кадәр кеше катнаша ала, бер уенның дәвамлылыгы — 20–30 минут.
«Физик-химик алгарыш» проекты кысаларында Татарстанның һәр мәктәбенә әлеге сериядәге бер уен тапшырылган. Аларны химия дәресләрендә, тематик чараларда һәм дәрестән тыш вакытта кулланырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 ноября 2026 - 11:25
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ХИМИЯНЕ ӨСТӘЛ УЕННАРЫ АША ӨЙРӘНӘЧӘКЛӘР
-
4 ноября 2026 - 10:29
«КАЗАН» ГАИЛӘ ҮЗӘГЕ ЯНЫНДА ЯҢА ШУГАЛАК АЧЫЛАЧАК
-
3 ноября 2026 - 13:07
«ПРОФИЛАРТ» РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ТЕАТР КУЕЛЫШЛАРЫ БӘЙГЕСЕ ТӘМАМЛАНДЫ
-
3 ноября 2026 - 12:13
ТАТАРСТАНДА VI «ТАТАР СҮЗЕ» ХАЛЫКАРА ТЕЛЕВИЗИОН НӘФИС СҮЗ БӘЙГЕСЕ УЗАЧАК
Нет комментариев