Логотип Идель
Белми калма

«КАЗАН» ГАИЛӘ ҮЗӘГЕ ЯНЫНДА ЯҢА ШУГАЛАК АЧЫЛАЧАК

Казанда «Казан» гаилә үзәге тирәли яңа шугалак декабрь уртасында ачылачак. Ул «Казанның боз боҗрасы» дип аталачак. Бу хакта Казанның Туризмны үстерү комитеты җитәкчесе Александр Шавлиашвили хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, шугалак шәһәр өчен мөһим кышкы вакыйгаларның берсенә әйләнергә тиеш.

Шугалак ясалма суыту системасы белән эшләячәк. Аның мәйданы якынча 4 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, ә бер үк вакытта анда 350гә кадәр кеше шуа алачак.

Яңа объектны шәһәргә туристлар җәлеп итүче кышкы нокта буларак үстерергә ниятлиләр. Шәһәр хакимияте фикеренчә, бу Казанга туристлар агымын ел фасыллары буенча тигезрәк бүлергә ярдәм итәчәк.

2025 елда Казанга 5,1 миллион турист килгән. Хәзер шәһәр хакимияте 2030 елга туристлар санын 7 миллионга җиткерергә планлаштыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев