Бу – тема! рубрикасы буенча яңалыклар
-
ОКТЯБРЬ АЕНА ХАЛЫК СЫНАМЫШЛАРЫ
Көзнең икенче аена да аяк бастык. Нәкъ менә октябрь аенда күзәтүләр ясап, без киләчәк турында фаразлар ясый алабыз. Халык сынамышлары, әлбәттә, ярдәмгә килә! -
БЕР СӘХНӘ – МЕҢ ХАТИРӘ
Бәлки, арагызда киләчәктә үзен сәхнәдә сынап карарга, артист булырга хыялланучылар бардыр? Театрга юл кайчак бер спектакльдән, образдан яки кечкенә генә кызыксынудан башлана. Әмма сәхнә артында һәр артистның үз тарихы: беренче роль, беренче дулкынлану, беренче уңыш һәм еллар дәвамында җыелган меңләгән хатирәсе бар. Бу язмада танылган театр артистларының һөнәр сайлау юлы, истә калган вакыйгалары һәм сәхнәдән алган «тормыш дәресләре» белән танышырбыз. Бәлки, синең дә сорауларыңа җавап табылыр. -
ЯХШЫЛЫК ТРЕКЕРЫ: 10 ИГЕЛЕКЛЕ ГАМӘЛ
Яхшылык кылу өчен зур мөмкинлекләр яки махсус сәбәп кирәкми. Кайчак бер җылы сүз, бер шалтырату яки кечкенә генә ярдәм дә кемнеңдер көнен матуррак итә ала. Шуңа күрә без синең өчен бер атналык яхшылык трекеры әзерләдек. Көн саен исемлеккә күз сал һәм бүген башкарган игелекле гамәлләрең янына билге куй. Бер көндә берничәсен эшләргә дә, атна дәвамында төрле гамәлләрне сынап карарга да мөмкин. Атна ахырына күпмесе җыелыр икән? -
УКУДА ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТНЫ НИЧЕК КУЛЛАНЫРГА?
Ясалма интеллект укуны җиңеләйтә ала: катлаулы теманы аңлатырга, презентацияне тикшерергә, имтиханга әзерләнергә яки өстәмә биремнәр төзергә. Әмма аңа бөтен эшне тапшырып кую дөрес түгел. ИИ синең урыныңа уйларга түгел, ә үзеңә яхшырак аңларга һәм өйрәнергә ярдәм итәргә тиеш. Моның өчен аны ничек кулланырга соң? -
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ҺӘРКЕМ УКЫРГА ТИЕШЛЕ 5 ӘСӘР
Татар әдәбиятында бүген дә актуаль яңгырый торган сораулар бар: кеше үз тормышын үзе сайлый аламы, мәхәббәт бәхет өчен җитәме, гаиләдә якынлык ничек югала, туган тел һәм тамырлар ни өчен мөһим, югалту белән ничек яшәргә? Шуңа күрә бу әсәрләрне «классика булганга» гына түгел, үзең турында да нидер аңлар өчен укырга була. -
КҮЗ КҮРЕМЕН ЯХШЫРТУ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?
Без көн саен дөньяны күзләр аша кабул итәбез: укыйбыз, язабыз, телефон карыйбыз, юлда йөрибез, кешеләрнең йөзләрен, табигатьне, төсләрне күрәбез. Әмма күзләрнең кадерен еш кына алар арый башлагач кына аңлыйбыз. Баш авырта, хәрефләр тоныклана, экранга озак карап булмый, күзләр кибә яки кызара. -
ЯХШЫЛЫК КӨТМӘГӘНДӘ КИЛӘ
Кайчак күңелне күтәрү өчен кыйбатлы бүләкләр кирәкми. Бер чәчәк, җылы сүз, ярдәм кулы яки вакытында күрсәтелгән игътибар да көнне бөтенләй башка якка үзгәртә ала. Әлеге язмада яшүсмерләр көтелмәгән яхшылык белән очрашкан һәм үзләре дә аны башкаларга бүләк иткән мизгелләрен искә төшерде. -
НИ ӨЧЕН БЕЗГӘ ОЗЫН ВИДЕОЛАРНЫ КАРАУ АВЫРЛАША?
Берәр фильмны яки озын видеоны ачабыз. Башта барысы да кызык тоела. Ләкин берничә минуттан соң телефонга карыйсы килә, хәбәрләрне тикшерәбез, башка видео ачып җибәрәбез. «Әле генә биш минут карадым бит», дип уйлыйбыз, ә игътибар инде бөтенләй башка җирдә. Кызык: безгә чыннан да озын видеолар ошамый башладымы, әллә безнең игътибарны туплау гадәтебез үзгәрдеме? -
«УКЫТУЧЫ УЛ – ЭНЕРГИЯНЫ НЫК «АШЫЙ» ТОРГАН ҺӨНӘР»
Иң катлаулы һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе – укытучы. Нәкъ менә алар уку дәверендә бала өчен «икенче әни»гә әйләнә. Әңгәмәбез герое дә нәкъ шундыйлардан. Җыр-моңга гашыйк, күп бәйгеләр лауреаты һәм җиңүчесе, беренче квалификацион категорияле укытучы, «Яшь мөгаллим» түштамгасы иясе – Зәлия Саттарова. Аның белән авылда укыту, хәзерге балалар белән эшләү турында һәм башка кызыклы темаларга сөйләштек. -
МӘКТӘПТӘ ӨЙРӘНМӘГӘН, ӘММА ТОРМЫШТА КИРӘК БУЛАЧАК НӘРСӘЛӘР
Мәктәптә без формулалар, тарихи даталар, кагыйдәләр һәм әсәрләр өйрәнәбез. Боларның барысы да кирәк, әлбәттә. Әмма тормышта кайчак бөтенләй башка белемнәр сорала: акчаны ничек тотарга, документларны ничек рәсмиләштерергә, кешеләр белән ничек сөйләшергә, авыр хәлдә ничек югалып калмаска? Бу күнекмәләр дәреслекләрдә һәрвакыт аерым тема булып килми, ләкин алар кеше мөстәкыйль тормышка аяк баскач бик кирәк була. -
ТӨРКЕМ БЕЛӘН ПРОЕКТ ЭШЛӘГӘНДӘ ЭШЛӘРНЕ НИЧЕК БҮЛЕШЕРГӘ КИРӘК?
Проектны төркем белән эшләү – бергәләп фикер алышу, идеяләр табу һәм уртак нәтиҗәгә ирешү мөмкинлеге. Ләкин эш дөрес бүленмәсә, кайбер кешеләргә артык күп йөк төшәргә, ә кемдер читтә калырга мөмкин. Шуңа күрә проект башында ук һәркемнең бурычын билгеләргә кирәк. -
БЕР ЕЛМАЮДАН БАШЛАНГАН ИГЕЛЕК
Ел саен октябрьнең беренче җомгасында Дөньякүләм елмаю көне билгеләп үтелә. Бу көн календарьдагы гади генә матур дата түгел. Ул кешеләргә игелекле гамәл кылырга һәм тирә-яктагы кешеләрнең кәефен күтәрергә кирәклеген искәртә. 2026 елда Дөньякүләм елмаю көне 2 октябрьгә туры килә. -
ОКТЯБРЬ АЕНА ЙОЛДЫЗНАМӘ
Октябрь ае яңа хисләр, уйлар һәм мөмкинлекләр алып килергә мөмкин. Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә? Һәр йолдызлык вәкилләрен нинди үзгәрешләр көтә, кайсы өлкәләргә игътибар итәргә кирәк? Үз йолдызлыгыгыз өчен октябрь аена фаразларны укыгыз. -
ТӘРҖЕМӘЧЕ – АКТУАЛЬ ҺӨНӘРМЕ?
30 сентябрь – Халыкара тәрҗемәчеләр көне. Бүген без төрле телләрдә сөйләшәбез, төрле илләрдән кешеләр белән аралашабыз, чит ил фильмнарын карыйбыз, уеннар уйныйбыз, китаплар укыйбыз. Ә боларның күбесе безгә тәрҗемәчеләр хезмәте аша килеп җитә. -
БЕР ЧЫНАЯК ТАРИХ: ДӨНЬЯНЫ ЯУЛАГАН КАҺВӘ ТӨРЛӘРЕ
29 сентябрь – Халыкара каһвә көне. Бу көн – дөньяның төрле почмакларында яшәүче миллионлаган кешене берләштергән яраткан эчемлеккә багышланган бәйрәм.
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК