БЛУМСКРОЛЛИНГ: СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРНЕ ҮЗ ФАЙДАҢА НИЧЕК КӨЙЛӘРГӘ?
Социаль челтәрләргә биш минутка гына керәсең, ә бер сәгатьтән үзеңне арыган, борчылган хәлдә тотып аласың. Таныш күренешме? Тискәре яңалыклар, бәхәсләр, күңелсез видеолар – боларның барысы да кәефебезгә йогынты ясарга мөмкин. Хәзер исә социаль челтәрләрдә моңа капма-каршы яңа тренд – блумскроллинг популярлаша. Нәрсә соң ул һәм аның ярдәмендә үзебезнең яңалыклар тасмасын ничек үзгәртә алабыз?
Блумскроллинг нәрсә ул?
«Блумскроллинг» төшенчәсе инглиз телендәге bloom – «чәчәк ату» һәм scrolling – «тасманы актару» сүзләреннән барлыкка килгән. Аның төп асылы – социаль челтәрләрдә үзеңә уңай тәэсир итә торган, кызыксыну уята торган һәм илһамландыра торган контентны аңлы рәвештә сайлау.
Блумскроллингны думскроллингның капма-каршысы дип атыйлар. Думскроллинг вакытында кеше тискәре яңалыкларны, борчу тудыра торган язмаларны туктаусыз карый. Ә блумскроллинг, киресенчә, социаль челтәрләрдә күңелгә рәхәтлек бирә торган мәгълүматка өстенлек бирүне күздә тота.
Мәсәлән, рәсем ясау белән кызыксынасың икән, тасмаңны рәссамнарның иҗаты, мастер-класслар, күргәзмәләр турындагы язмалар белән тулыландыра аласың. Китап укырга яратасыңмы? Китапларга күзәтүләр, әдәби тәкъдимнәр белән уртаклашучы сәхифәләргә языл. Кыскасы, социаль челтәрләрдә нәрсә күрәчәгеңә үзең дә йогынты ясый аласың.
Бу ничек эшли?
Социаль челтәрләрнең тәкъдим итү алгоритмнары безнең гамәлләрне исәпкә ала. Нинди видеоларны ахырга кадәр карыйбыз, кайсы язмаларга лайк куябыз, нәрсәне саклыйбыз, дусларыбызга җибәрәбез – болар барысы да тәкъдимнәр формалашуга йогынты ясарга мөмкин.
Шунысы кызык: берәр видео ачуыңны чыгарса да, аны ахырга кадәр карап, комментарийлар укып, бәхәскә кушылсаң, алгоритм моны кызыксыну билгесе итеп кабул итәргә мөмкин. Нәтиҗәдә, тасмаңда шундый ук эчтәлекле видеолар ешрак күренә башлый.
Блумскроллинг вакытында исә без алгоритмга башка төрле сигналлар бирәбез: үзебезгә ошаган язмалар белән ешрак аралашабыз, ә күңелсез хисләр тудырган контентны үткәреп җибәрәбез. Вакыт узу белән тәкъдимнәр дә үзгәрергә мөмкин.
Блумскроллингны ничек башларга?
Моның өчен социаль челтәрләрдәге сәхифәләреңне бетерергә яки яңаларын ачарга кирәкми. Берничә гади адымнан башларга була:
- Язылган сәхифәләреңне барлап чык. Даими рәвештә кәефеңне төшерә торган сәхифәләрдән язылудан баш тарт.
- Үзеңә кызыклы темаларга багышланган яңа сәхифәләр эзлә.
- Ошаган язмаларга лайк куй, аларны сакла, дусларың белән уртаклаш.
- Күңелеңә хуш килмәгән видеоларны ахырга кадәр карама.
- Кирәкмәгән тәкъдимнәрдән котылу өчен «Кызык түгел» функциясен куллан.
- Үзеңдә тискәре хисләр уята торган бәхәсләргә кушылмаска тырыш.
Алгоритм бер көн эчендә генә үзгәрмәскә мөмкин. Шуңа күрә бу гамәлләрне даими рәвештә башкару мөһим.
Блумскроллинг – гел позитивта булу дигән сүзме?
Юк. Блумскроллинг дөньядагы проблемаларны күрмәмешкә салышу, күңелсез яңалыклардан тулысынча баш тарту дигән сүз түгел. Тирә-якта барган вакыйгалардан хәбәрдар булу да мөһим. Әмма бер үк тискәре эчтәлекле язмаларны сәгатьләр буе карау мәҗбүри түгел.
Шулай ук позитив контентның да һәрвакыт файдалы булмавын истә тотарга кирәк. Әйтик, башкаларның камил тормышы, уңышлары, матур тышкы кыяфәте турындагы видеолар үзеңне алар белән чагыштырырга этәрергә мөмкин. Шуңа күрә контентның тышкы яктан позитив булуына гына түгел, ә аны караганнан соң үзеңне ничек хис итүеңә дә игътибар ит.
Әлеге тренд чыннан да файдалымы?
Блумскроллинг экран каршында артык күп вакыт үткәрү проблемасын да хәл итми. Бер сәгать дәвамында песи балалары яки матур табигать күренешләре төшерелгән видеолар карау да, ахыр чиктә, бер сәгать вакытыңны алачак.
Шуңа күрә үзеңә вакыт-вакыт сорау бир: мин бу видеоларны чыннан да кызыксынып карыйммы, әллә гадәт буенча гына тасманы актаруымны дәвам итәмме?
Блумскроллингның төп идеясе – социаль челтәрләрдә үткәргән вакытыңа һәм кулланган мәгълүматыңа аңлырак якын килү. Ә кайчак кәефне күтәрүнең иң яхшы ысулы – телефонны читкә куеп, тасмада күргән кызыклы шөгыльләрнең берсен реаль тормышта сынап караудыр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 ноября 2026 - 13:06
КАЗАНДА «ТУКАЙЛЫ БАЛАЧАК» БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
25 ноября 2026 - 09:22
«БИКАФЕСТ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ СӘЛӘТЛЕ ЯШЬЛӘРЕН БЕРЛӘШТЕРДЕ!
-
24 ноября 2026 - 14:08
«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ – 2026» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛӘНДЕ
-
24 ноября 2026 - 11:59
КАЗАНДА ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ТУРЫНДА АЧЫК ОЧРАШУ УЗАЧАК
Нет комментариев