«БИКАФЕСТ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ СӘЛӘТЛЕ ЯШЬЛӘРЕН БЕРЛӘШТЕРДЕ!
21-22 ноябрь көннәрендә Лаеш районының «Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү үзәгендә Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестивале 25 нче тапкыр гөрләп узды. Проектның юбилей сезоны тормышларын музыка һәм әдәбияттан башка күз алдына китерә алмаучы финалистларны бер иҗат мәйданчыгына туплады.
Фестиваль, 2002 елдан башлап, сәләтле балаларның һәм яшьләрнең дусты, фикердәше, яшьләр лидеры, меценат автор-башкаручы Рөстәм Бикмуллинның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан уздырыла. Бу елны «БикаФест»ның оештыру комитеты Татарстанның төрле районнарыннан 200 дән артык гариза кабул итте. Сайлап алу этабын уңышлы узган 125 катнашучы казыйлар каршында үз сәләтләрен күрсәтте. Финалистлар географиясе киң: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Арча, Мөслим, Азнакай һәм башка Татарстан Республикасы районнары.
Фестиваль әдәби һәм музыкаль юнәлешләр буенча үткәрелде. Музыкаль юнәлештә 12 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр «Автор җырын иң оста башкаручы», «Иң оста коллектив-башкаручы», «Татар халык җырын иң оста башкаручы», «Татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы» һәм «Эстрада җырын иң оста башкаручы» номинацияләрендә көч сынаштылар.
Катнашучыларның чыгышларын ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия Җаппарова, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар җиңүчесе, җырлар авторы, композитор, җырчы, «БикаФест» фестивале җиңүчесе Ләйсән Арсентьева, «Станция Мир» музыкаль фестиваленә нигез салучы һәм аның генераль продюсеры Алмаз Сәмигуллин, җырчы, ТРның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Илүсә Хуҗина, ТР Рәисе стипендиаты, Россия Дельфий уеннарының алтын медаль иясе, Казан консерватория опера студиясе солисты Инсаф Ганибаев бәяләделәр.
«Юнәлеш эшчәнлеге кысаларында барлыгы 60 концерт номеры каралды. Иң сөендергәне – быел автор-башкаручылар саны күпкә артты. Фестиваль катнашучылары шулай ук җыр язу остаханәсендә катнаштылар һәм композицияләрен чакырылган кунак катнашындагы җылы гитарникта тәкъдим иттеләр», – дип өстәде музыкаль юнәлеш җитәкчесе Данил Сәйфуллин.
Әдәби юнәлештә бу елны 8 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр «Үз әсәрен иң оста укучы» һәм «Башка автор әсәрен иң оста укучы» номинацияләрендә ярыштылар. Аларның чыгышларына шагыйрь, тәрҗемәче, Язучылар берлеге әгъзасы, Халыкара «Белла» премия лауреаты Йолдыз Миңнуллина, шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин һәм югары квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы, шагыйрә, Бөтенроссия мәгариф оешмаларының һәм якшәмбе мәктәпләренең туган тел укытучылары конкурсының Гран-при иясе Ләйлә Гарифҗанова бәя бирделәр. «Катнашучылар ныклап торып әзерләнгәннәр, сыйфатлы чыгышлар күрсәттеләр. Хәтта кайбер финалистларның номерлары театраль куелышлар белән дә үрелеп барды», – ди әдәби юнәлеш җитәкчесе Ләйлә Алембикова.
Фестиваль кысаларында катнашучылар өчен тәҗрибәле спикерлардан шигърият һәм театр лабораторияләре, җыр язу нигезләре, иҗатны брендлаштыру, татар фольклорына бәйле остаханәләр оештырылды. Спикерлар арасында Миләүшә Гафурова, Ләйсән Большова, АлияНур, Эльмира Шәрипова, Милена Муллашева, Зәлия Әүбәкерова, Эмилия Второва булдылар.
22 ноябрь көнне фестивальнең Гала-концерты узды. Чакырылган кунаклар арасында «Сәләт» проектларының фәнни җитәкчесе Әдип Әлмир, РФ һәм ТРның атказанган артисты, ТРның халык артисты Айдар Фәйзрахманов, ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов булдылар. Чыгышлары жюри тарафыннан югары бәяләнгән катнашучылар үз номерларын килгән кунакларга һәм башка финалистларга тәкъдим иттеләр. Һәр номинациядә беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә лауреатлар һәм төп бүләк – Гран-при ияләре билгеләнде. Барлык җиңүчеләргә дә «БикаФест» фестиваленең партнерларыннан кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
Музыкаль юнәлештә Гран-прига – Ранель Кәрәмиев, әдәби юнәлештә Элина Ибраһимова лаек булды. «Гран-при иясе булу – минем өчен бик зур горурлык. Бу дәрәҗәгә мин 3 ел дәвамында бардым. Әйтеп бетерә алмаслык хис-кичерешләр... «БикаФест» – йөрәктә», – дип бүлеште Ранель Кәрәмиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 ноября 2026 - 09:22
«БИКАФЕСТ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ СӘЛӘТЛЕ ЯШЬЛӘРЕН БЕРЛӘШТЕРДЕ!
-
24 ноября 2026 - 11:59
КАЗАНДА ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ТУРЫНДА АЧЫК ОЧРАШУ УЗАЧАК
-
23 ноября 2026 - 11:20
РОСПОТРЕБНАДЗОР МӘКТӘПЛӘРГӘ БИШ КӨНЛЕК УКУ АТНАСЫНА КҮЧӘРГӘ КИҢӘШ ИТТЕ
-
23 ноября 2026 - 11:15
«ВОЗДУХАН», «НИШЕВЫЙ» ҺӘМ «ПРАЙМ-ЭРА»: БУ СҮЗЛӘР ӨЧЕН СОЧИНЕНИЕДӘ БАЛЛНЫ КИМЕТЕРГӘ МӨМКИННӘР
Нет комментариев