Саннар
-
ОКТЯБРЬ 2026
«Ялкын»ның октябрь саны тышлыгында – «Апуш» татар балалар театр студиясе. Алар турында язманы һәм «Унөч» спектакленә рецензияне журнал битләрендә укый алачаксың. -
СЕНТЯБРЬ 2026
«Ялкын»ның сентябрь саны тышлыгында табигать, кеше һәм дүрт аяклы дус арасындагы якынлык сурәтләнгән. Көннәр салкынайган саен күңел җылысын тагын да ныграк сизә башлыйсың кебек. Шуңа күрә бу саныбызны игелеккә багышларга булдык. -
АВГУСТ 2026
Август – җәйнең иң тәмле һәм бераз моңсу ае. Бу санда без дөньяга гадәти булмаган күзлектән карарга тәкъдим итәбез. Күк нигә зәңгәр, алма нигә кызыл? Хайваннар без күрмәгән нинди төсләрне күрә? Химия ярдәмендә ак чәчәкне ничек төсле итәргә? Боларның җавабын журнал битләрендә табарсың. -
ИЮЛЬ 2026
«Ялкын»ның июль санында бик кызык һәм четерекле теманы сайларга булдык. Биредә сине финанс грамоталылыгы һәм, гомумән, акча турында язмалар көтә -
ИЮНЬ 2026
«Ялкын» журналының июнь саны тышлыгында 5 яшеннән йөзү белән шөгыльләнгән, «Россиянең спорт остасына кандидат» исемен алган Зөләйха Нәбиева. Аның белән интервьюны журнал битләрендә укый аласың. -
МАЙ 2026
«Ялкын» журналының май саны тышлыгында – VI «Милли мирас» шәһәр иҗат бәйгесенең Гран-при иясе, «Мин бит татар малае-2021» бәйгесенең призеры Гайсә Ризванов. Аның белән интервьюны журнал битләрендә укый аласыз. -
АПРЕЛЬ 2026
Кечкенә чакта кем генә космонавт булырга хыялланмады икән? Галәм, йолдызлар, серле ай һәм Киек Каз Юлы!.. Апрель санында бергәләп космоска очып, барыбызның да хыялын берьюлы чынга ашырырга тәкъдим итәбез. -
МАРТ 2026
«Ялкын» журналының март саны тышлыгында сурәтләнгән елмаеп атлап килүче кыз һәм аның тирәсендәге ямьле чәчәкләр юкка гына түгел. Бу яз якынлашуын, табигать белән бергә кешенең дә эчке дөньясы уяна башлаган мизгелне символлаштыра. -
ФЕВРАЛЬ 2026
«Ялкын» журналының февраль саны тышлыгында – яшь булуына карамастан, бик тәҗрибәле көрәшче, ике тапкыр Татарстан, бер тапкыр Россия чемпионы булган Әнгам Мөхетдинов. Аның белән интервьюны журналыбызның беренче битләрендә укый аласың. -
ГЫЙНВАР 2026
«Ялкын»ыбызның гыйнвар саны тышлыгында талантлы яшүсмер – «TrioTransportSimulator» җәмәгать транспорты симуляторын ясаган, Сәләтләр Университеты проектының катнашучысы Галеев Арслан. Аның белән интервьюны журнал битләрендә таба аласыз. -
ДЕКАБРЬ 2025
«Ялкын»ның декабрь саны тышлыгында без Яңа ел төнен сурәтләдек. Бүләкләр өләшеп йөрүче Кыш Бабай гына да ни тора, шулай бит? -
НОЯБРЬ 2025
Көз көне күп кеше төшенкелек белән очраша. Ноябрь саны тышлыгында да без күңел төшенкелегеннән «Ялкын» даруын тәкъдим иттек. -
ОКТЯБРЬ 2025
«Ялкын»ның октябрь саны тышлыгында нәни кызчык сурәтләнгән. Аның каршында торган караңгы урман ул – безнең куркулар. Яшүсмер чакта курку хисе яңа форма ала: киләчәкне сайлаудан курку, башкаларга ошамаудан курку, аерылып торудан курку һәм башкалар. -
СЕНТЯБРЬ 2025
«Ялкын»ның сентябрь санын без тулысынча мәктәпкә багышларга булдык, шуңа күрә тышлыкны да барыбызга да таныш булган дәфтәр форматында ясадык. -
АВГУСТ 2025
«Ялкын»ның август саны тышлыгын тормышка ашыру ясалма фәһем (искусственный интеллект) ярдәмендә башкарылды. Монда күрсәтелгән рәсемнәр болай гына сайланылмаган. Без август санын Татарстаныбызга, аның районнары, матур урыннарына багышларга булдык.
Белми калма
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
-
21 октября 2026 - 11:04
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ТӘРТИБЕНӘ БӘЯ КУЮ ТӘРТИБЕ РАСЛАНДЫ
-
21 октября 2026 - 09:00
ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ ОСТА ӘЙДАМАННАР КОМАНДАЛАРЫ БИЛГЕЛӘНДЕ!