НОЯБРЬ 2026
«Ялкын»ның ноябрь саны тышлыгында – үз блогын татар телендә алып баручы Арслан Усманов. Аның белән интервьюны журнал битләрендә укый аласың.
«Ялкын»ның ноябрь саны тышлыгында – үз блогын татар телендә алып баручы Арслан Усманов. Аның белән интервьюны журнал битләрендә укый аласың.
Урамда салкын, караңгы да тиз төшә, сары яфраклар да коелып бетте, ә җылы чәй тагын да тәмлерәк тоела... Әйдә, шушы салкын айда җылы темалар турында сөйләшеп алабыз.
Без төрле телләрдә сөйләшәбез, төрле милләт вәкилләре белән дуслашабыз, төрле гаиләләрдә һәм традицияләрдә үсәбез. Һәркемнең үз тарихы, үз гадәтләре, үзенә кадерле сүзләре бар. Ләкин шул төрлелек эчендә безне берләштергән нәрсәләр дә бик күп: дуслык, хөрмәт, янәшә булу.
Бу санда телләрнең ничек барлыкка килүен белербез, төрле милләтләрнең кызыклы йолалары белән танышырбыз, күпмилләтле мәктәпкә кунакка барырбыз. белән сөйләшербез, белән әдәбият дөньясына да чумарбыз.
«Әдәби герой. Inside» сәхифәсендә сине Ф. Әмирханның «Хәят» повестена анализ көтә. Комикс буларак бу санда Энҗе Ильясованың «Эскимо» исемле хикәясен укый аласың.
Белми калма
-
9 ноября 2026 - 11:02
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН КУЕЛГАН НАЧАР БИЛГЕНЕҢ СӘБӘБЕН АҢЛАТАЧАКЛАР
-
9 ноября 2026 - 10:59
2027 ЕЛДАН КӨЛЛИЯТЛӘРДӘ ҺӘМ ТЕХНИКУМНАРДА БЕРДӘМ ДӘРЕСЛЕКЛӘР КЕРТЕЛӘЧӘК
-
5 ноября 2026 - 11:25
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ХИМИЯНЕ ӨСТӘЛ УЕННАРЫ АША ӨЙРӘНӘЧӘКЛӘР
-
4 ноября 2026 - 10:29
«КАЗАН» ГАИЛӘ ҮЗӘГЕ ЯНЫНДА ЯҢА ШУГАЛАК АЧЫЛАЧАК
Нет комментариев