2027 ЕЛДАН КӨЛЛИЯТЛӘРДӘ ҺӘМ ТЕХНИКУМНАРДА БЕРДӘМ ДӘРЕСЛЕКЛӘР КЕРТЕЛӘЧӘК
2027 елның 1 сентябреннән Россия көллиятләрендә һәм техникумнарында алты фән буенча бердәм дәүләт дәреслекләре кулланыла башлаячак. Бу хакта РИА Новости Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Яңа дәреслекләр җәмгыять белеме, рус теле, әдәбият, химия, физика һәм биология фәннәренә кагылачак. Әлеге предметлар урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә гомуми белем бирү программасы кысаларында укытыла.
Исегезгә төшерәбез, Россия мәктәпләрендә 2023 елдан тарих буенча бердәм дәреслек кулланыла. 2026 елда исә 9–10 нчы сыйныфлар өчен җәмгыять белеме буенча да бердәм дәреслекләр кертелде.
Көллият һәм техникум студентлары өчен тарихтан бердәм дәреслек 2024 елның 1 сентябрендә дөнья күргән иде. Аның мөхәррирләре — Владимир Мединский һәм Анатолий Торкунов.
Яңа дәреслекләрнең авторлары кем булачагы һәм аларны әзерләгәндә нинди материаллар нигез итеп алыначагы әлегә билгеле түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 ноября 2026 - 11:02
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН КУЕЛГАН НАЧАР БИЛГЕНЕҢ СӘБӘБЕН АҢЛАТАЧАКЛАР
-
9 ноября 2026 - 10:59
2027 ЕЛДАН КӨЛЛИЯТЛӘРДӘ ҺӘМ ТЕХНИКУМНАРДА БЕРДӘМ ДӘРЕСЛЕКЛӘР КЕРТЕЛӘЧӘК
-
5 ноября 2026 - 11:25
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ХИМИЯНЕ ӨСТӘЛ УЕННАРЫ АША ӨЙРӘНӘЧӘКЛӘР
-
4 ноября 2026 - 10:29
«КАЗАН» ГАИЛӘ ҮЗӘГЕ ЯНЫНДА ЯҢА ШУГАЛАК АЧЫЛАЧАК
Нет комментариев