Логотип Идель
Саннар

ОКТЯБРЬ 2026

16 октябрь 2026 ОКТЯБРЬ 2026

«Ялкын»ның октябрь саны тышлыгында – «Апуш» татар балалар театр студиясе. Алар турында язманы һәм «Унөч» спектакленә рецензияне журнал битләрендә укый алачаксың.

Бу санның тематикасы да актерлык, кино һәм сәхнә белән бәйле. Биредә танылган театр артистларының һөнәр сайлау юлы турында язма, балкып килүче яшь йолдыз – актриса Камилә Низамова белән интервью, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Лу» спектакленә рецензия белән таныша аласың.

 «Әдәби герой. Inside» сәхифәсендә сине Г. Камалның «Беренче театр» комедиясенә анализ көтә. Комикс буларак бу санда Гөлшат Сафинаның «Кан катыш блокада икмәге» исемле хикәясен укый аласың.

Нет комментариев