• 5 декабрь 2022 - 11:59
    «ГЛАГОЛИЦА» ХЫЯЛЛАРНЫ ТОРМЫШКА АШЫРА!
    «Глаголица» – Халыкара әдәби премия. Әлеге бәйгедә мин менә инде дүртенче ел катнашып барам.  Әдәби сменага беренче барып кайтуым (2020 нче ел иде ул) әле һаман да  күңелемне яктыртып тора. Анда алынган тәҗрибә, яңа кешеләр белән танышу, тормышның шундый төрле булуын күрү һәм иң мөһиме – язучылар белән күрешеп аралашу мөмкинлекләре шундый кадерле! «Глаголица» булмаса, без менә шулай олы язучылар белән аралашу бәхетенә ничек ирешер идек? Кайда үзебезнең иҗатыбызны сынап карар идек? Әлеге премия белән танышу булуыма мин мең рәхмәтле.
    389
    0
    0
  • 28 ноябрь 2022 - 13:55
    СӘЛӘТЛЕ КЕШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРГӘН ИҖАДИ МОХИТ: «ГЛАГОЛИЦА»дан СОҢ ХИС-КИЧЕРЕШЛӘР
    14 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр Казанда «Глаголица» IX халыкара бәйсез әдәби премиянең финалы узды. 2022 елда бәйгедә дөньяның 17 иленнән 2212 бала катнашкан. «Глаголица» – 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшь авторлар өчен үз көчләрен зур әдәбиятта сынап карау, танылган  сүз осталары белән танышу, тәҗрибә һәм белемнәр үзләштерү, туган телен, рус яки татар телен камилләштерү, фикердәшләр табу мөмкинлеге бирә. Жюри әгъзалары составына Россиянең һәм Татарстанның танылган әдәбият эшлеклеләре, журналистлар, әдәби тәнкыйтьчеләр, тәрҗемәчеләр керә.
    421
    0
    0
  • 13 ноябрь 2022 - 14:01
    УРАМДА СУЫК БУЛСА ДА, ЭЧКЕ ДӨНЬЯДА ҖЫЛЫ: КӨЗ ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР
    Чыннан да, көз ул – иң серле, могҗизаларга иң бай, күңелле дә, моңсу да ел фасылы. Ләкин шыксыз яңгырлы көннәре белән ялыктырса да, көз ул матурлыкны күрсәтә белә. Ул матурлыкны өйдә ятып күреп булмый, аны күрер өчен урман-күл буйларында йөрергә, табигатне күзәтергә кирәк. Көз, үзенең яңгырын да матур итеп күрсәтергә ярата.
    517
    0
    0
  • 11 апрель 2022 - 12:47
    АКТАНЫШТА УЗГАН «КИЛӘЧӘККӘ АДЫМ» БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮЧЕ 100 МЕҢЛЕК ГРАНТ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕ
    Күптән түгел Актаныш районында  «Киләчәккә адым» дип исемләнгән бәйге игълан иттелде. Әлеге бәйгедә укучылар үзләренең проектларын һәм иҗади эшләрен башкарыр өчен бизнес-план төзеп аны якларга тиеш иделәр.
    585
    0
    0
  • 21 март 2022 - 12:37
    ЯЗ ЧӘЧӘГЕ – УМЫРЗАЯ
    Тәрәзә аша кергән кояш нурларына карап сокланып торам. Яз килде. Язның беренче атналарында кыш белән яз көрәшә башлады, кемгә калырга? Хәзер инде көннәрне җылытты, өй түбәләреннән тамчылар тама башлады. Кара каргалар кайтып, тирә-якка хуҗа булырга да өлгерделәр. Тиздән башка кошлар да кайтып җитәрләр, табигать уяныр.
    909
    0
    1
  • 21 март 2022 - 12:30
    БАЛЫК БИСТӘСЕ ЕГЕТЕ ИСЛАМ – ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА УЗДЫРЫЛГАН БАДМИНТОН ЯРЫШЫНДА БЕРЕНЧЕ!
    Күптән түгел Екатеринбург һәм Уфа шәһәрләрендә яшүсмерләр арасында Россия күләмендә бадминтон ярышлары булып узды. Екатеринбургта үткәрелгән ярышта – 16 төбәктән 336 спортчы, ә Уфадагысында 11 төбәктән 222 бадминтончы катнашты.
    783
    0
    1
  • 16 март 2022 - 10:45
    ИНЕШЛӘРНЕҢ БАШЫ ЧИШМӘ БУЛЫР, ЯХШЫЛЫКНЫҢ АСЫЛЫ – ТУГРЫЛЫК
    Тугрылык... Кеше өчен бу сыйфат-иң мөһим уңай билгедер, мөгаен. Һәр кеше янында тугры дус булуын тели, һәр кеше янында хыянәт итмәс якын кеше булуын ярата. Тугры кешеләр беркайчан да сатмас, аларга ышанырга була...
    760
    0
    0
  • 10 март 2022 - 10:00
    АЛАНДА ТӨН
    Түм-түгәрәк ай үзенең үтә сизгер нурлары белән аланны күзәтә. Алан зур булмаса да, бик күркәм, түм- түгәрәк  иде. Әйтерсең, аны алдан уйлап, тирә-якка агачларны түгәрәк ясарлык итеп утыртканнар.  Әлеге аланда көн дими, төн дими чәчәкләр һуш исләрен бөрки, кошлар да үзләренең күңелләрендәге иң моңлы җырларын сузалар. Шунлыктан, бу аланга яшь йөрәкләр еш йөри. Биредә алар мәхәббәтләрен аңлаталар, вәгъдәләр бирешәләр.
    643
    1
    3
  • 9 март 2022 - 13:46
    САГЫНАМЫН СИНЕ, ӘНИЕМ!
    Мин дә, бәхетле бала булып, әни кочагында үскән көннәремне еш исемә төшерәм. Ләкин искә төшерергә генә калды шул... Әнием иде күптән юк. Якты, кояшлы бер көнне мәңге кайтмый торган җиргә китте... Йөрәктә яра, күңелдә әрнү, күзләрдә яшь булып кына калды.
    680
    0
    0
  • 15 февраль 2022 - 10:05
    «КАЗАН УРТАСЫНДА ҺӘЙКӘЛ ТОРА, БИЕКЛЕКТӘН МУСА КҮЗӘТӘ»
    Һәйкәл каршындагы чәчәкләр Җиңү уты булып янып тора.
    794
    1
    4
  • 16 гыйнвар 2022 - 10:16
    «БӨРТЕКЛӘП ҖЫЕЛДЫ ГОМЕРЕҢ!»
    Чакмагыш районы Рапат авылында туып-үскән Рөстәм Нәбиевны белмәгән кеше юктыр! Омскта казарма җимереклекләре астында калып ул ике аягын югалта. Сөйгән яры, шушы ук Рапат авылының чибәр, акыллы, тыйнак кызы Индира Даутова мәхәббәтенә тугры кала ул! Алар икесе матур итеп, күпләр сокланырлык тормышта җитәкләшеп киләләр! Гаиләдә ике кызлары –мәхәббәт җимешләре үсеп килә. Мәхәббәте Рөстәмгә яңадан-яңа җиңүләргә көч бирә! Менә шушы батыр йөрәкле, соклангыч ир-егет – Рөстәм Набиев турында бу шигырь!
    539
    0
    1
  • 10 гыйнвар 2022 - 14:36
    ТУГАН АВЫЛЫМ КЫШЫ
    Кызык килде быелгы кыш – башта мамык карларын яудырып, салкыннарын җибәреп күрсәтте дә, «әһә, күреп калдыгызмы, булды, җитте сезгә» дигәндәй, декабрь аенда янгырлар яудырды. И, аннары сагынып көттек инде без йомшак мамык карлар яуганын.
    476
    1
    1
  • 10 гыйнвар 2022 - 10:25
    ЯҢА ЕЛ – МОГҖИЗА!
    Һәр гаиләнең үз традицияләре бар! Яңа елга аяк басканчы ел да өйдә генераль уборка эшләп алу гадәткә кергән. Шулай җыештыру башланса, әнинең бер тартмасы бар, анда аның яшьлек истәлекләре – әтинең армиядән язган хатлары (бер-икесен укып та чыктым инде, үзе рөхсәт иткәч), мәктәп, студент елларындагы котлау открыткалары саклана. Һәм шулар арасында бер йомшак уенчык аю да бар. И, кызык инде карап торсаң: әни шуларны ел саен актарып, йомшак уенчыгын сөеп, кире салып куя. Быел түзмәдем, әйттем инде әнигә:
    517
    0
    1
  • 13 декабрь 2021 - 10:44
    БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ
    Кыш ае белән Килә яңа ел. Сылу Кар кызы Һәм Кыш бабае.
    578
    0
    0
  • 8 декабрь 2021 - 13:37
    МИН ЯҢА ЕЛДАН НИЛӘР КӨТӘМ?
    Яңа ел – бөтен дөньяда миллионлаган кешеләрнең иң көтеп алынган бәйрәме. Минем өчен Яңа ел искиткеч бәйрәм. Миңа бигрәк тә бәйрәм алды ыгы-зыгысы ошый: барлык кешеләр дә бәйрәмнәргә әзерләнә, өй бизи, бүләк ясый... Ноябрь башында ук телевизордагы һәр каналдан «Безгә Бәйрәм килә» рекламасы да яңа ел атмосферасын бирә башлый: Яңа ел кәефе килә.
    597
    0
    1
Шәп укыла
Иҗат
«КЕШЕЛЕКНЕ МАКТАП КӨН ДӘ КҮКТӘ КОЯШ ЕЛМАЙСЫН»: «АК КАУРЫЙ» ӘДӘБИ ТҮГӘРӘГЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ
1287
0
0
Иҗат
ТӘҮГЕ ҖЫЛЫ
6135
0
1
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
8614
0
0