ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Татар сәнгате һәрвакыт үсештә: нинди генә башкаручылар һәм җырлар юк. Әлеге язмабыз да яңа проект турында.
Yummy Music «Алтын бит» дип аталган яңа электрон проект тәкъдим итә. Әлеге татар электрон дуэты Россиянең иң яшь шәһәре – Иннополиста барлыкка килгән. Биредә халыкчан вокал һәм күңелгә үтеп керә торган текстка игътибар итәргә кирәк. Ул аналог барабан машиналары һәм синтезаторлар белән бергә үрелеп яңгырый. Җырда гашыйк кызның хисләре сурәтләнә. Алар оялчанлыктан ялкынлы мәхәббәткә әйләнә.
Yummy Music музыкантларының фикере белән дә танышып узыйк.
Инзилә:
«Бу җыр минем өчен бар яктан да эксперимент булды: беренче музыкаль тәҗрибә, жанрдагы яңалык, мөмкинлекләремнең яңа якларын ачу. Без яңа һәм үзенчәлекле эш башкарганны аңлау тагын да ныграк илһамландыра».
Максим:
«Без җырларны татар телендә язабыз, әмма алар бары тик телне аңлаучылар өчен генә түгел, ә заманча, үзенчәлекле яңгыраш һәм этник төсмер белән кызыксынучыларга да адресланган».
Синглны барлык музыка мәйданчыкларында тыңлый аласыз: https://band.link/altyn_beat_yanam
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев