Белми калма рубрикасы буенча яңалыклар
-
1 ДЕКАБРЬДӘН СМАРТФОН ҺӘМ НОУТБУКЛАРГА ЯҢА САЛЫМ КЕРТЕЛӘ
2026 елның 1 декабреннән Россиядә электроника өчен яңа салым гамәлгә керәчәк. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы салым күләмнәрен билгели торган боерык проектын бастырган. -
ТАТАРСТАНДА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАРГА АКЧА ТҮЛӘНӘЧӘК
Татарстанда 2026 елда Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) 100 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү кертелде. -
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТТА ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТӘЧӘК
Татарстанда Беренче ярдәм күрсәтү буенча төбәк чемпионатында катнашу өчен гариза бирү кампаниясе башланды. Чемпионат ике этапта узачак: 7 октябрьдә муниципаль этап – командалы тест формасында, ә 24-25 октябрьдә Казанда төбәк этабы – командалы ярышлар рәвешендә үткәреләчәк. Катнашучылар Движение Первых һәм Россия Кызыл Хачы оештырган беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-классларны үткән булырга тиеш. -
ПЕДАГОГИК ВУЗЛАРГА КЕРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘЧӘК
Россия Мәгариф министрлыгы 2027 елдан педагогик юнәлештәге вузларга керүчеләр өчен профильле бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) кертергә планлаштыра. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. -
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб чәршәмбе көннәрендә уку йөкләнешен киметергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу аеруча югары сыйныф укучылары һәм башлангыч сыйныф балалары өчен актуаль. -
№189 ГИМНАЗИЯДӘ «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» СОВЕТЫ СОСТАВЫНА САЙЛАУЛАР УЗДЫ
Казан шәһәренең 189 нчы «Заман» гимназиясендә «Алдынгылар хәрәкәте»нең беренчел оешмасы советы составына сайлаулар узды. Әлеге чара укучыларның мәктәп тормышында актив катнашуын, үз фикерләрен җиткерү һәм инициативаларын тәкъдим итү мөмкинлеген биргән мөһим вакыйга булды. -
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
Россия Мәгариф министрлыгы яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартын (ФГОС) бастырып чыгарды. Анда 10-11 сыйныфларда укучылар өйрәнергә тиешле фәннәр исемлеге дә күрсәтелгән. Яңа таләпләр 2027 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. -
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
Казанда 18–20 сентябрьдә сайлауда тавыш биргән һәр кешегә «Всей семьёй на выборы» дигән махсус кәгазь «беләзек» («браслет») бирелә. Ул өч көн дәвамында җәмәгать транспортында бушлай йөрү, музейларга керү һәм шәһәрдәге чараларда катнашу өчен кулланыла. -
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
Бүген, 18 сентябрьдә, Россиядә Дәүләт Думасы депутатларын сайлау башланды. Тавыш бирү өч көн – 18, 19 һәм 20 сентябрьдә – дәвам итәчәк. Ә бу көннәрдә Татарстан мәктәпләрендә дә үзгәрешләр бар: кайбер укучылар гадәти дәресләр урынына башка форматтагы чараларда катнаша. -
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Бүген, 18 сентябрьдә, Россиядә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау участоклары өч көн дәвамында җирле вакыт белән 8:00дән 20:00гә кадәр эшли. Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Тимур Сөләйманов та инде үз тавышын бирде. -
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ
17 сентябрьдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин «ШАЯН ТВ» телеканалы студиясендә булды. Очрашу барышында министр телеканалның эшчәнлеге, төп юнәлешләре һәм яңа проектлары белән танышты. -
УФАДА 300ДӘН АРТЫК БАЛА «БАЛАЧАКНЫ КАЙТАРУ» ФЕСТИВАЛЕНӘ ҖЫЕЛДЫ
16 сентябрьдә Уфада «Балачакны кайтару» округ фестивале башланды. Ул ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ярдәм итүгә, аларның сәләтләрен үстерүгә һәм җәмгыятькә яраклашуына багышланган. -
ФИПИ БДИГА ӘЗЕРЛӘНГӘНДӘ ӘДӘБИ ТЕКСТЛАРНЫ ЯТЛАУНЫ КИРЕ КАЙТАРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘ
Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) әдәбияттан БДИга әзерләнгәндә әсәрләрне һәм өзекләрне ятлауны, шулай ук цитаталар дәфтәре алып баруны яңадан кулланырга тәкъдим итә. Бу хакта 2026 елгы имтихан нәтиҗәләрен анализлауга багышланган методик материалларда әйтелә. -
КАЗАНДА РОССИЯДӘГЕ ИҢ ЗУР ҖӘЯДӘН АТУ ҮЗӘГЕ АЧЫЛДЫ
Казанда «Тасма» спорт мәктәбе территориясендә махсуслашкан Җәядән ату үзәге ачылды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә. -
ТАТАРСТАНДА 4 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН УЕННАР АША ӨЙРӘНӘЧӘК
Көз көне Татарстан мәктәпләрендә «Беләм. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтим» дип аталган мәгълүмати-уен проекты узачак. Анда республиканың 15 районыннан 4020 укучы катнашачак.
Белми калма
-
25 сентября 2026 - 10:59
1 ДЕКАБРЬДӘН СМАРТФОН ҺӘМ НОУТБУКЛАРГА ЯҢА САЛЫМ КЕРТЕЛӘ
-
24 сентября 2026 - 11:04
ТАТАРСТАНДА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАРГА АКЧА ТҮЛӘНӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 14:04
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТТА ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 11:38
ПЕДАГОГИК ВУЗЛАРГА КЕРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘЧӘК