Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ

Татарстанда «Көзге каникуллар» профилактик чарасы старт алды. 26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән рейдлар һәм профилактик чаралар үткәрәчәк.

2026 елның тугыз аенда республикада балалар катнашында 358 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 14 бала һәлак булган, 381е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Рейдлар вакытында автоинспекторлар балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләренең үтәлешенә аерым игътибар бирәчәк. Мәктәпләрдә исә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган дәресләр узачак. Укучыларга юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген һәм төп иминлек кагыйдәләрен искә төшерәчәкләр.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мәктәпләр, балалар учреждениеләре һәм җәяүлеләр кичүләре янында тизлекне киметергә, игътибарлырак булырга чакыра.

Ә ата-аналарга каникул вакытында балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатларга һәм алар йөри торган маршрутларның иминлеген алдан тикшерергә киңәш ителә.

«Көзге каникуллар» профилактик чарасы 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев