Логотип Идель
Белми калма

ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН

Сентябрь-октябрь айларында Казан зооботаника бакчасына килүчеләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 67%ка арткан. Моңа Намибиядән китерелгән жирафлар да йогынты ясаган.

2026 ел башыннан зооботаника бакчасында 830 меңнән артык кеше булган. Бу узган елгы гомуми күрсәткечкә якын.

Килүчеләр саны арту керемгә дә тәэсир иткән: сентябрь һәм октябрьдә билет сатудан кергән акча 70%ка арткан.

Быел иң күп кеше августта килгән — 176 мең кеше. Бу айда Түбән Новгородтан китерелгән Паша исемле капибара да зур кызыксыну уяткан. Зооботаника бакчасы мәгълүматына караганда, балалар һәм яшүсмерләрнең күбесе махсус аны карарга килә.

Июнь аенда исә Лаостан китерелгән Сахар һәм Удача исемле ике фил аркасында килүчеләр саны май белән чагыштырганда 1,5 тапкырга арткан.

Сентябрьдә Казанга Намибиядән сигез жираф — өч ата һәм биш ана жираф китерелгән.

Зооботаника бакчасында 2026 ел нәтиҗәләре буенча яңа рекорд куярга өметләнәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев