Логотип Идель
Белми калма

ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР

2028 елдан 9 нчы сыйныф укучылары өчен тарихтан мәҗбүри телдән имтихан кертелергә мөмкин. Аның нинди форматта узачагын алдан сынап карап сайлаячаклар.

Рособрнадзор өч вариантны карый.

Беренче очракта укучы сорауларны кәгазьдә ала һәм тарих укытучысына җавап бирә. Укытучы өстәмә сораулар да бирә ала.

Икенче вариантта имтиханны теләсә кайсы педагог кабул итә ала, ләкин ул өстәмә сораулар бирмәячәк.

Өченче вариант чит телләрдән ЕГЭның телдән өлешенә охшаган: сораулар компьютер экранында күрсәтелә, укучы җавабын микрофонга яздыра.

Барлык очракта да җавап аудиога яздырылачак.

Телдән тарих имтиханы ОГЭга кертү шарты булырга мөмкин. Ягъни аны үтә алмаган укучыны башка ОГЭ имтиханнарына да кертмәүләре ихтимал.

Әлегә имтихан форматы төгәл расланмаган — иң уңышлы вариант сынау нәтиҗәләреннән соң сайланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев