Логотип Идель
Белми калма

2027 ЕЛДА БДИ ҺӘМ ТДИ КАЙЧАН БУЛАЧАК?

2027 елда узачак БДИ, ТДИ һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнарының якынча расписаниесе чыкты. Проектларны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор әзерләгән.

Әлегә документлар расланмаган: аларның җәмәгатьчелек фикер алышуы 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шуңа күрә даталар үзгәрергә дә мөмкин.

Барлык имтиханнар да җирле вакыт белән 10:00 сәгатьтә башланыр дип планлаштырыла.

БДИның төп чоры 1 июньнән 9 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Имтихан көннәре:

  • 1 июнь – тарих, әдәбият, химия;
  • 4 июнь – рус теле;
  • 7 июнь – база һәм профиль дәрәҗәсендәге математика;
  • 10 июнь – җәмгыять белеме, физика;
  • 15 июнь – биология, география, чит телләрнең язма өлеше;
  • 18 һәм 19 июнь – чит телләрнең телдән өлеше һәм информатика.

Бер фән буенча БДИ нәтиҗәсен яхшыртырга теләүчеләр өчен 8 һәм 9 июльдә кабат тапшыру көннәре каралган.

БДИның алдан тапшыру чоры 19 марттан 19 апрельгә кадәр, өстәмә чор исә 3–24 сентябрьдә узар дип көтелә.

ТДИ: төп чор

9 нчы сыйныф укучылары өчен ТДИның төп чоры 2 июньнән 5 июльгә кадәр планлаштырылган.

Төп даталар:

  • 2 июнь – математика;
  • 5 июнь – чит телләр һәм информатика;
  • 8 июнь – рус теле белән математикадан кала башка фәннәр;
  • 11 июнь – рус теле;
  • 16 июнь – рус теле белән математикадан кала башка фәннәр;
  • 21 июнь – рус теле белән математикадан кала башка фәннәр.

ТДИны алдан тапшыру чоры 20 апрельдән 14 майга кадәр, өстәмә чор 2–24 сентябрьдә узар дип көтелә.

 

Имтиханнар күпме дәвам итәчәк?

БДИда иң озын имтиханнар – биология, информатика, әдәбият, профиль математикасы һәм физика. Алар 3 сәгать 55 минут дәвам итәчәк.

Рус теле, тарих, җәмгыять белеме һәм химиягә – 3 сәгать 30 минут, география һәм база математикасына 3 сәгать биреләчәк.

ТДИда рус теле, математика һәм әдәбият имтиханнары 3 сәгать 55 минут дәвам итәчәк. Тарих, җәмгыять белеме, физика һәм химиягә – 3 сәгать, биология, география һәм информатикага 2 сәгать 30 минут бирелә.

Аерым категориядәге 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары дәүләт чыгарылыш имтиханын – ДЧИ тапшыра ала.

9 нчы сыйныфлар өчен төп даталар:

  • 2 июнь – математика;
  • 8 июнь – башка фәннәр;
  • 11 июнь – рус теле;
  • 16 июнь – башка фәннәр.

11 нче сыйныфлар өчен:

  • 4 июнь – рус теле;
  • 7 июнь – математика.

Әлегә бу – расписаниенең проекты гына. Соңгы даталар документлар рәсми рәвештә расланганнан соң билгеле булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев