Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР

31 октябрьдә Казанда Галиәсгар Камал Татар дәүләт академя театрында «ПрофилАрт» республика театр куелышлары бәйгесенең тантаналы ябылышы узачак.

Быел бәйгегә Татарстанның 26 муниципаль берәмлегеннән һәм Идел буе федераль округының тагын 10 төбәгеннән 138 коллектив гариза биргән. Шуларның 97се спектакль әзерләүгә керешкән, 57 коллектив үз эшен экспертларга тәкъдим иткән.

«ПрофилАрт» иҗат белән социаль мәгърифәтчелекне берләштерә: яшьләр җәмгыять өчен мөһим темаларга пьесалар яза, аларны сәхнәгә куя һәм тамашачыга тәкъдим итә. Спектакльләр фестивальнең беренче этабы — «СценАрт» сценаристлар бәйгесендә язылган әсәрләргә нигезләнә.

Финалда җиңүчеләрне бүләкләү һәм иң яхшы спектакльләрне күрсәтү көтелә. Бүләк фонды – 80 мең сум.

Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе» тарафыннан оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев