Логотип Идель
Белми калма

ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ

Россиядә лазертаг рәсми спорт төре статусын алды. Бу хакта илнең Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россиянең Лазерлы сугыш федерациясе дәүләт аккредитациясен уңышлы узган.

Яңа статус лазертаг буенча ярышларны рәсми рәвештә үткәрергә мөмкинлек бирә. Спортчылар хәзер үз осталыкларын раслап, рәсми спорт разрядлары ала алачак. Ярышлар билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә узачак, ә хөкемдарлар мәҗбүри аккредитация үтәчәк.

Лазертаг — команда белән уйнала торган хәрби-тактик уен. Анда куркынычсыз лазерлы корал һәм тиюләрне терки торган махсус сенсорлар кулланыла. Алар жилетларга, каскаларга яки баш бәйләвечләренә урнаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев