Логотип Идель
Белми калма

МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ТӘРТИБЕНӘ БӘЯ КУЮ ТӘРТИБЕ РАСЛАНДЫ

Россия Мәгариф министрлыгы 2026/27 уку елында узачак эксперимент кысаларында 2–8 нче сыйныф укучыларының тәртибенә бәя кую кагыйдәләрен раслаган. Бу хакта ТАСС ведомство хатына сылтама белән хәбәр итә.

Бәя җыелган балларга карап билгеләнәчәк:

– 24-30 балл – «үрнәк тәртип»;

– 10-23 балл – «канәгатьләнерлек тәртип»;

– 0-9 балл – «канәгатьләнерлек түгел».

Баллар укучының дисциплина саклавы, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашуы, шулай ук башка тәртип күрсәткечләре өчен бирелә. Һәр күрсәткеч 0дән 3 баллга кадәр бәяләнә.

Әгәр укучының тәртибе «канәгатьләнерлек түгел» дип бәяләнсә, сыйныф җитәкчесе өч көн эчендә бу хакта аның әти-әнисе белән сөйләшергә тиеш. Мәктәп шулай ук психологик-педагогик консилиум җәлеп итә һәм укучы өчен индивидуаль профилактик эш планы төзи ала.

Әти-әниләр куелган бәя белән килешмәсә, аны бәхәсләрне җайга салу комиссиясе аша шикаять итә ала.

Өч дәрәҗәле бәяләү системасын Мәгариф министрлыгы 2026 елның апрелендә сайлап алган иде. 1 сентябрьдән Россиянең барлык төбәкләрендәге аерым мәктәпләрдә 2–8 нче сыйныф укучыларының тәртибенә бәя кую кертелә башлады. 2025/26 уку елында система 89 мәктәптә сынап каралган.

Министрлык аңлатуынча, тәртип өчен бәя укудагы билгеләрдән аерым куела. Ул укучының көндәлек билгеләренә, арадаш аттестациясенә һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИА) кертелүенә йогынты ясамый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев