Логотип Идель
Белми калма

ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК

Россия Мәгариф министрлыгы 2–8 нче сыйныф укучыларының тәртибен бәяләү тәртибен билгеләгән. Хәзер укучыга чирек яки триместр ахырында «ярамаган тәртип» бәясе куелса, мәктәп моны журналдагы гади билге итеп кенә калдырмаячак.

Тәртип өч дәрәҗә буенча бәяләнәчәк:

24-30 балл – «үрнәк тәртип»

10-23 балл – «канәгатьләнерлек тәртип»

0-9 балл – «ярамаган тәртип»

«Ярамаган тәртип» бәясе куелса, сыйныф җитәкчесе өч көн эчендә укучының әти-әнисе яки законлы вәкиле белән сөйләшергә тиеш. Шулай ук бу хакта директорның тәрбия эшләре буенча урынбасарына хәбәр итәчәкләр.

Укучы өчен шәхси профилактика планы төзеләчәк, ә хәлне мәктәп белгечләре һәм ата-аналар катнашындагы психология-педагогика консилиумы да тикшерә ала.

Бәя бер генә очракка яки бер укытучының фикеренә нигезләнеп куелмый. Мәктәп укучының дәрестә һәм дәрестән тыш үз-үзен тотышын, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашуын, агрессия, буллинг, вандализм, урлашу кебек очраклар булу-булмавын исәпкә алачак.

Тәртип турында мәгълүмат журналда атнасына кимендә бер тапкыр теркәлергә мөмкин, ә йомгаклау бәясе чирек, триместр һәм уку елы ахырында куела.

Шул ук вакытта тәртип бәясе укудагы билгеләргә тәэсир итми. Ул укучыны дәүләт имтиханнарына кертмәү өчен сәбәп була алмый һәм дисциплинар җәза булып саналмый.

Әти-әниләр бәянең ни өчен шулай куелуын белергә хокуклы. Килешмәгән очракта, алар мәктәптәге бәхәсләрне җайга салу комиссиясенә мөрәҗәгать итә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев