Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА БАЛАЛАРГА ЯҢА ЕЛ БҮЛӘКЛӘРЕ ӨЧЕН 62 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА ТОТАЧАКЛАР

Казан хакимияте мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел бүләкләренә 62,1 млн сум бүлеп бирәчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Барлыгы 138,2 мең бүләк җыелмасы сатып алу планлаштырыла. Бер бүләкнең бәясе — 450 сум. Җыелманың авырлыгы кимендә 600 грамм булырга тиеш.

Бүләк эченә шоколадлы вафли, шоколад һәм желе конфетлары, зефир, шоколад плиткасы, бисквит, мармелад, пастила, чәкчәк, мультизлаклы конфетлар һәм сок керәчәк. Моннан тыш, балаларга төсле карандашлар, пазл һәм яктылык кайтаргыч брелок та салыначак.

Бүләкләр тоткычлы картон тартмаларга урнаштырылачак. Аларда Казан гербы һәм шәһәр символикасы, «С Новым годом!» һәм «Яңа ел белән!» дигән котлаулар булачак.

Тартма эчендә китап өчен кыстыргыч та каралган. Андагы QR-код аша Казан мэры Илсур Метшинның Яңа ел котлавы яздырылган видеога күчеп булачак.

Узган ел шәһәр хакимияте 147,8 мең Яңа ел бүләген 40,9 млн сумга сатып алган иде. Ул вакытта бер җыелманың бәясе 276,6 сум булган. Быел Яңа ел бүләкләренә чыгым якынча 21,2 млн сумга күбрәк булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев