Логотип Идель
Белми калма

2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2027/28 уку елына вузларда бюджет урыннарын бүлүдә өстенлекле юнәлешләрне билгеләгән. Иң күп урыннар инженер-техник, табигать фәннәре, медицина, педагогика һәм авыл хуҗалыгы белгечлекләренә биреләчәк.

Сигез юнәлештә бюджет урыннары саны артачак:

  • машина төзелеше – 516 урынга;
  • информатика һәм исәпләү техникасы – 290 урынга;
  • клиник медицина – 283 урынга;
  • атом энергетикасы – 241 урынга;
  • мәгълүмати иминлек – 236 урынга;
  • геология, тау эше, нефть-газ эше һәм геодезия – 181 урынга;
  • суднолар төзелеше һәм су транспорты – 124 урынга;
  • җир өсте транспорты – 96 урынга.

Бюджет урыннарының кимендә 73 проценты төбәк вузларына бүленәчәк. Урыннарны бүлгәндә хезмәт базарында нинди белгечләргә ихтыяҗ булуы да исәпкә алыначак.

Вузлар арасында бюджет урыннарын бүлүне 29 декабрьгә кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Шул ук вакытта 2027 елда Мәгариф һәм фән министрлыгына караган вузларга керү өчен минималь БДИ балларын узган ел дәрәҗәсендә калдыру тәкъдим ителә. Күпчелек фәннәр буенча минимум – 40 балл, физикадан – 41, җәмгыять белеменнән – 45, информатикадан – 46 балл.

Бу баллар – керү өчен минималь чик кенә. Конкурс зур булса, конкрет белгечлеккә үтү баллы югарырак булырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев