Логотип Идель
Белми калма

КЫШ БАБАЙ ПОЕЗДЫ КАЗАНГА 14 ДЕКАБРЬДӘ КИЛӘ

Кыш Бабай поезды быел Казанга 14 декабрьдә киләчәк. Бу хакта Горький тимер юлы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел бәйрәм поезды Горький тимер юлы чикләрендәге 11 шәһәрдә тукталачак. Бу – әлеге маршрут тарихында рекордлы күрсәткеч.

Кыш Бабай поезды Россия буйлап алтынчы сәяхәтенә 8 ноябрьдә Бөек Устюгтан кузгала. Сәяхәт 63 көн дәвам итәчәк. Шул вакыт эчендә поезд якынча 24 мең чакрым юл үтеп, 65 шәһәргә барачак.

Поезд үзе – тәгәрмәчләрдәге бәйрәм резиденциясе. Анда Кыш Бабай белән очрашу өчен махсус салон, әкияти авыл, уеннар һәм квестлар уздырыла торган Кар патшабикәсе вагоны, курчак театры, сувенирлар кибете, ресторан һәм чәй эчү өчен буфет бар.

Поезд туктаган һәр шәһәрнең вокзалында балалар өчен артистлар катнашында күңел ачу программасы да оештырылачак.

Кыш Бабай поезды беренче тапкыр юлга 2021 елның 5 декабрендә чыккан. Биш ел эчендә ул 372 шәһәрдә булган, 128 мең чакрымнан артык юл үткән һәм сәфәрдә барлыгы 298 көн үткәргән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев