ТАТАРСТАНДА VI «ТАТАР СҮЗЕ» ХАЛЫКАРА ТЕЛЕВИЗИОН НӘФИС СҮЗ БӘЙГЕСЕ УЗАЧАК
28 октябрьдә «Татар сүзе» халыкара телевизион нәфис сүз бәйгесенә гаризалар кабул итү башлана. Туган телне саклау, татар мәдәниятен һәм әдәби мирасын популярлаштыруга юнәлтелгән проект быел ике форматта — индивидуаль «Татар сүзе» һәм гаиләләр өчен «Татар сүзе. Гаилә» буларак үткәрелә.
Бәйгедә 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, үз әсәрләрен иҗат итүче авторлар, шулай ук иҗади гаиләләр катнаша ала. Катнашучылар татар классиклары һәм заманча авторлар әсәрләрен татар телендә башкарырга яки үзләре язган шигырьне тәкъдим итәргә мөмкин.
Моннан тыш, бәйгедә чуваш, мари, мордва һәм удмурт телләрендә дә чыгыш ясарга була.
Ике форматта да «Туган тел» махсус номинациясе каралган. Анда чуваш, мари, мордва һәм удмурт халкы вәкилләре катнаша ала. Алар үз туган телләрендә классик яки заманча әдәбият әсәрләрен, шулай ук үзләре иҗат иткән шигырьләрне укый алачак.
Индивидуаль форматта тагын бер махсус номинация — «Халык мәхәббәте» бар. Ул «Тел» туган тел фестивалендә катнашучылар өчен оештырыла. Бу номинациядә яшь чикләве юк. Җиңүчеләрне билгеләгәндә профессиональ жюри бәяләвеннән тыш, халык тавыш бирүе дә исәпкә алыначак.
«Тел» фестивале кысаларында мастер-класслар, бәйге җиңүчеләре белән очрашулар, интерактив мәйданчыклар һәм мобиль яздыру студиясе эшләячәк.
Бәйгедә катнашу өчен tatarsuze.ru сайтында гариза тутырырга һәм әсәрне яттан сәнгатьле итеп башкарган видеоязманы беркетергә кирәк.
VI «Татар сүзе» бәйгесе дүрт этапта узачак:
- 28 октябрьдән 31 гыйнварга кадәр — гаризалар кабул итү.
- Гыйнварда — «ТЕЛ» туган тел фестивале.
- Февраль–мартта — халык тавыш бирүе һәм жюри тарафыннан эшләрне бәяләү.
- Апрельдә — нәтиҗәләр ясау һәм гала-концерт.
Бәйге җиңүчеләре акчалата бүләкләр алачак, ә аларның видеоязмалары Татарстан телеканалларында күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 ноября 2026 - 13:07
«ПРОФИЛАРТ» РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ТЕАТР КУЕЛЫШЛАРЫ БӘЙГЕСЕ ТӘМАМЛАНДЫ
-
3 ноября 2026 - 12:29
«КАЗАН» ГАИЛӘ ҮЗӘГЕ ЯНЫНДА ЯҢА ШУГАЛАК АЧЫЛАЧАК
-
3 ноября 2026 - 12:13
ТАТАРСТАНДА VI «ТАТАР СҮЗЕ» ХАЛЫКАРА ТЕЛЕВИЗИОН НӘФИС СҮЗ БӘЙГЕСЕ УЗАЧАК
-
2 ноября 2026 - 10:24
ТАТАРСТАННЫҢ ИКЕ ШӘҺӘРЕНДӘ ПИЛОТСЫЗ ТРАМВАЙЛАР СЫНАП КАРАЛАЧАК
Нет комментариев