Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАННЫҢ ИКЕ ШӘҺӘРЕНДӘ ПИЛОТСЫЗ ТРАМВАЙЛАР СЫНАП КАРАЛАЧАК

Татарстанда пилотсыз трамвайларны сынап карый башларга җыеналар. Беренче мәйданчыклар итеп Яр Чаллы һәм Түбән Кама сайланган. Бу хакта Kazan Digital Week форумы кысаларындагы «Юл-транспорт тармагында цифрлы чишелешләр» секциясендә Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләгән.

Аның сүзләренчә, 2027 елдан республикада шәһәр электр транспортын һәм трамвай юлларын яңарту буенча зур программа башланачак. Моның өчен ел саен 5 миллиард сум акча бүлеп бирү планлаштырыла.

«Шушы ук вакытта без ике шәһәрдә пилотсыз трамвайларны сынап карау бурычын да куябыз», — дигән Фәрит Хәнифов.

Пилотсыз трамвайларны беренче булып Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә сынап карарга ниятлиләр. Министр бу шәһәрләрдә трамвай юлларының уңайлы итеп салынуын һәм шәһәр белән сәнәгать зоналарын тоташтыруын билгеләп үткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев