Логотип Идель
Белми калма

ФИЗИКА ТУРЫНДА МУЛЬТСЕРИАЛ ЧЫККАН!

Физика дәресендә өйрәнгән законнарның көндәлек тормышта ничек эшләвен беләсең киләме? «Физико-химический прорыв» республика мәгариф проекты сайтында «Это физики закон» дип аталган танып белү мультсериалының беренче серияләре дөнья күргән.

Мультсериалның төп геройлары — Профессор һәм кызыксынучан укучы Алик. Алар бергәләп тамашачыларга физиканың безне һәркайда уратып алуын күрсәтә. Мәсәлән, тавыш ничек тарала? Яктылык ни өчен чагыла һәм сына? Геройлар шушы һәм башка сорауларга гади, аңлаешлы мисаллар ярдәмендә җавап бирә.

Мультсериал барлыгы 12 сериядән торачак. Яңа серияләр сайтка әзер булу белән урнаштырылачак. Хәзерге вакытта алар соңгы эшкәртү этабын уза. Барлык серияләрне дә 2026 ел ахырына кадәр чыгарып бетерү планлаштырыла.

«Это физики закон» мультсериалы мәктәп укучылары арасында физика фәненә кызыксыну уяту һәм катлаулы күренешләрне аңлаешлы итеп аңлату максатыннан эшләнгән.

Беренче серияләрне физхимпрорыв.рф сайтында карарга мөмкин.

Белешмә өчен: «Физико-химический прорыв» — Татарстанда табигать фәннәрен үстерүгә, укучыларның физика һәм химиягә кызыксынуын арттыруга, укытучыларга һәм укучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика проекты. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев