Логотип Идель
Белми калма

БҮГЕН «КУРКЫНЫЧСЫЗ ИНТЕРНЕТ» БӨТЕНРОССИЯ ОЛИМПИАДАСЫ БАШЛАНА

10 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр «Учи.ру» платформасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-11 сыйныф укучылары өчен «Куркынычсыз интернет» олимпиадасы узачак.

Катнашучыларны яшь үзенчәлекләренә туры китерелгән 7 интерактив бирем көтә. Алар интернетта шәхси мәгълүматларны сакларга, онлайн-уеннардагы мошенникларны танырга, ялган мәгълүматны аерырга һәм интернет белән реаль тормыш арасында баланс сакларга өйрәтәчәк. Шулай ук катнашучылар IT-һөнәрләр һәм ясалма фәһем белән дә танышачак.

Олимпиадада катнашу бушлай. Биремнәрне мәктәптә дә, өйдә дә компьютер яки планшет аша үтәргә мөмкин.

Беренче тур нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы диплом, грамота яки сертификат алачак. Максималь балл җыйган 1-11 сыйныф укучылары икенче турга чакырылачак.

Катнашу өчен олимпиада сайтында теркәлергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев