Белми калма рубрикасы буенча яңалыклар
-
«СӘЙЯР» ФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ!
Кичә, 3 нче апрельдә, Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт татар яшь тамашачылар театры сәхнәсендә Казан шәһәре балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының «Сәйяр» фестивален йомгаклау бәйрәме узды. -
«АЛТЫН КАЛӘМ» XXIX ФЕСТИВАЛЕ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТӘ!
«Алтын каләм – Золотое перо» XXIX Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә гаризалар кампаниясе ачык дип игълан ителә. Анда Татарстан Республикасында яшәүче һәм медиа өлкәсендә эшчәнлек алып баручы 14 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. -
ТАТАРСТАН КИТАПХАНӘЛӘРЕНДӘ «УКЫЙМ. ЯШИМ. ЯРАТАМ» ЯШЬЛӘР КИТАБЫ АТНАЛЫГЫ БАРА
25 марттан 11 апрельгә кадәр республикабызның 17 районында «Укыйм. Яшим. Яратам» яшьләр китабы атналыгы уза. Программада китаплар белән алмашыну, иҗади остаханәләр, интеллектуаль һәм өстәл уеннары, экскурсияләр һ. б. була. Чаралар «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучы яшүсмерләр һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә оештырыла. -
ТҮБӘН КАМА ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНА – 30 ЯШЬ!
30 мартта Түбән Кама Яшь тамашачы театрының 30 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. -
ТЕЛЕФОН МОШЕННИКЛАРЫНА НИЧЕК ЭЛӘКМӘСКӘ?
Хәзерге вакытта мошенниклар яңа алдалау ысуллары табып тора. Һәм елдан-ел мошенниклар кулына эләгү очраклары арта бара. Алар тозагына эләкмәс өчен нәрсә эшләргә соң? Әйдәгез, моны бергәләп ачыклыйк. -
ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ЯҢА СМЕНА» ДИП АТАЛГАН ЯЗГЫ МӘКТӘП БАШЛАНА
31 марттан 6 апрельгә кадәр «Смена» заманча мәдәният үзәгендә язгы мәктәп – «Яңа Смена» узачак. Катнашуга 14 яшьтән 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр чакырыла, алар үзләрен эшчәнлекнең төрле иҗади өлкәләрендә сынап карый ала. -
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ҺӘМ ӨЧЕН «АНТИВАНДАЛЬ ЧАТ» БАРЛЫККА КИЛӘЧӘК
Казанның авиатөзелеш һәм яңа савин районнарында яшүсмерләр һәм өчен «антивандаль чат» барлыкка киләчәк. Теләге булган һәркем «Чистое дело» проектында катнашып, шәһәр һәм волонтерларга шәһәр киңлекләрен язулардан, граффитилардан чистартырга ярдәм итә алачак. -
«КИТАП ПОЕЗДЫ – 2025» КАЗАНДА!
Берәүгә дә сер түгел, 21 гасыр балалары көннең күп өлешен кәрәзле телефоннар артында уздыра. Димәк, китап укучылар саны белән дә бик мактанып булмый. Шушы проблеманы күз уңында тотып, «Китап поезды – 2025» дип аталган акция үз эшен быел да башлап җибәрде! -
«МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!» СӘХНӘСЕНӘ БИЛЕТ
26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләсәң, яңа җанлы музыка бәйгесендә катнаш! -
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ 2025 ЕЛ СЕЗОНЫ БАШЛАНА
13 март 18.00 сәгатьтә Химиклар мәдәният сараенда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының Зур фестивале узачак. -
«ТАТАР ҖЫРЫ»НА – 25!
Татар дөньясында иң масштаблы җыр бәйрәме гөрләп узды. Быел ул, күчерүле сәбәпле, 8 мартка туры килде. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән бер көнгә туры килгән бәйрәм күңелләрне икеләтә күтәрде! -
«ТАРХАН» БӘЙГЕСЕНЕҢ ЧИРЕК ФИНАЛЫ КАЙЧАН УЗА?
2025 елның 11 һәм 12 мартында ТР Милли китапханәсендә «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының дүртенче сезонының 1/4 финалы төшереләчәк. 2021 елдан башлап телепроектны оештыручылар булып ТР Мәдәният министрлыгы һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты тора. -
ӘЛМӘТТӘ «АРКАДАШ» ДИП АТАЛГАН ЯҢА ТЕАТРАЛЬ ПРОЕКТ АЧЫЛА
«Аркадаш» проекты шушы төбәкнең үзенчәлекләрен өйрәнүне һәм сәнгатьтә яңа алымнар эзләүне максат итә. Ил тарихын аерым төбәкләр тарихы, табигате, җирле халыкның йола-гадәтләре, холык-фигыле аша ачу омтылышы бу. -
«АСЫЛТАШ» БӘЙГЕСЕНДӘ КЕМ ҖИҢГӘН?
Казан шәһәренең 4 нче гимназия-интернатында быел бишенче тапкыр «Асылташ» төбәкара кызлар бәйгесе узды. Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, ул җыр-биюгә һәм шоу күрсәтүгә корылмаган. Аның асылы — киләчәкнең зыялы хатын-кызларын барлау. Үз халкының гореф-гадәтләрен, тарихын, телен, әдәбиятын тирән аңлый һәм белә торган кызлар бәйгесе ул «Асылташ»! -
КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ ЧЕМПИОНАТЫ КЫЗА
Март башында Казаныбыз янәдән чаңгы йолдызларын кабул итте. Бу юлы башкалабызда иң мөһим ярышлар – Россия Чемпионаты үтә. 1сеннән 9 мартка кадәр «Мирный» чаңгы-биатлон комплексы гөрләп торачак. Тәҗрибәле Олимпия һәм дөнья чемпионнары, Россиякүләм җиңүчеләр һәм яңа гына ачылып килә торган сәләтле спортчылар көннән-көн ныграк кызган, ярсу чабышлар күрсәтә.