Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАН УКУЧЫСЫ «ИҢ ЯХШЫ ХАТ ДӘРЕСЕ» БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮЧЕЛӘР АРАСЫНА КЕРДЕ

Казанның 5 нче лицеенда укучы Ясмина Камалетдинова «Иң яхшы хат дәресе – 2026» Бөтенроссия балалар бәйгесендә призлы урын яулаган. Ул «Шундый һөнәр бар — Ватанны саклау…» номинациясендә өченче урын алган.

Быел әлеге номинация бәйгедә иң популяр темаларның берсе булган. Шуңа күрә анда көндәшлек тә аеруча зур булган.

«Иң яхшы хат дәресе» бәйгесен Россия почтасы ел саен мәктәп укучылары һәм укытучылар арасында үткәрә. Укучылар тәкъдим ителгән темаларның берсенә хат формасында инша яза, ә педагоглар хат язу дәресләре өчен методик эшләнмәләр тәкъдим итә.

2026 елда бәйгенең җиңүчеләре һәм лауреатлары исемлегенә 35 укучы һәм 6 укытучы кергән. Катнашучылар географиясе Калининградтан Камчаткага кадәр сузылган.

Бәйге инде 24 ел үткәрелә. Оештыручылар мәгълүматына караганда, бу вакыт эчендә анда 2,6 миллионнан артык бала катнашкан.

Проектның максаты — хат язу культурасын саклау, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, гаилә, туган тел, уртак тарих һәм халыклар дуслыгы кебек кыйммәтләргә игътибарны арттыру.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев