Логотип Идель
Белми калма

МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК

2027 елның 1 сентябреннән өлкән сыйныфларда әдәбият дәресләрендә Россия халыклары әдәбияты әсәрләрен өйрәнү мәҗбүри булачак. Һәр сыйныфта ким дигәндә бер шундый әсәр укылырга тиеш.

Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандарты материалларында телгә алынган авторлар арасында татар әдәбияты вәкилләре дә бар. Алар — Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай.

Шулай ук исемлектә чуваш шагыйре Геннадий Айги, Дагыстан шагыйре һәм язучысы Рәсүл Гамзатов, башкорт шагыйре Мостай Кәрим, калмык шагыйре Давид Кугультинов, балкар шагыйре Кайсын Кулиев, чукча язучысы Юрий Рытхэу, осетин шагыйре Коста Хетагуров, манси язучысы Юван Шесталов һәм башка авторлар бар.

Таләп әдәбият фәне буенча база дәрәҗәсендә үзләштерелергә тиешле нәтиҗәләр бүлегендә беркетелгән.

Стандарт буенча, укучылар классик һәм хәзерге Россия һәм чит ил әдәбияты әсәрләренең эчтәлеген белергә, алардагы төп проблемаларны аңларга, әсәрләрнең тарихи-мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләр ягыннан бер-берсенә йогынтысын күзалларга тиеш.

Россия халыклары әдәбиятыннан һәр сыйныфта ким дигәндә бер әсәр өйрәнү каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев