«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ – 2026» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛӘНДЕ
23 ноябрь көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Татар кызы, Татар егете – 2026» шәһәр конкурсының финалы узды. Йомгаклау чарасында район турларында җиңү яулаган 8 кыз һәм 8 егет «Татар кызы» һәм «Татар егете» исеме өчен көч сынашты.
Финал 3 өлештән торды: кызлар-егетләр үзләре белән таныштырдылар, татар халык милли бәйрәмнәренең, гореф-гадәтләренең һәм йолаларының заманча чагылышын күрсәттеләр һәм язучы, татар реалистик әдәби тәнкыйтенә нигез салучыларның берсе, драматург, публицист Фатих Әмирхан юбилеена багышлап, аның иҗаты буенча өзекләр тәкъдим иттеләр. Финалистларны мәртәбәле жюри бәяләде: Татарстанның атказанган артисты, Татарстан Дәүләт Җыр һәи бию ансамбле солисты Айгөл Кыямова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Алсу Каюмова, Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев, журналист, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалының башкарма директоры урынбасары Данил Гыйниятов, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасының халык укытучысы, Россия Федерациясе югары уку йортларының атказанган хезмәткәре Рәсимә Шәмсетдинова.
Шулай итеп, нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Татар кызлары арасында:
3 нче урын – Яңа Савин районы 113 нче мәктәп укучысы Әхмәтҗанова Энҗе, Киров районы 152 нче гимназия укучысы Камалиева Риана;
2 нче урын – Авиатөзелеш районы 5 нче гимназия укучысы Сипиева Азалия, Совет районы 149 нчы татар телендә белем бирүче лицей укучысы Хәбибуллина Динә, Совет районы 181 нче күппрофильле мәктәп укучысы Хәнәфиева Әминә;
1 нче урын – Идел буе районы 16 нчы гимназия укучысы Мостафина Әминә, Вахитов районы 27 нче гимназия укучысы Җаппарова Мәрьям.
Татар егетләре арасында:
3 нче урын – Яңа Савин районы 155 нче гимназия укучысы Мостафин Солтан, Киров районы 3 нче гимназия укучысы Харисов Илмир, Мәскәү районы Г. Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укучысы Вафин Ранель;
2 нче урын – Идел буе районы 16 нчы гимназия укучысы Мөхәммәтҗанов Кәрим, Вахитов районы 27 нче гимназия укучысы Исхаков Әмирхан;
1 нче урын – Совет районы 149 нчы татар телендә белем бирүче лицей укучысы Баһавиев Камил, Авиатөзелеш районы 33 нче гимназия укучысы Саттаров Дамир.
Саттаров Дамир һәм Сипиева Азалия шулай ук онлайн тавыш бирү юлы белән тамашачы мәхәббәтенә дә лаек булдылар.
Иң югары балл җыйган конкурсантлар – Мәскәү районы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы Шәрипова Азалия һәм Совет районы 149 нчы татар телендә белем бирүче лицей укучысы Шәрипов Надир Гран-прига – «Татар кызы» һәм «Татар егете» исемнәренә лаек булдылар.
Барлык катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 ноября 2026 - 09:22
«БИКАФЕСТ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ СӘЛӘТЛЕ ЯШЬЛӘРЕН БЕРЛӘШТЕРДЕ!
-
24 ноября 2026 - 14:08
«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ – 2026» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛӘНДЕ
-
24 ноября 2026 - 11:59
КАЗАНДА ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ТУРЫНДА АЧЫК ОЧРАШУ УЗАЧАК
-
23 ноября 2026 - 11:20
РОСПОТРЕБНАДЗОР МӘКТӘПЛӘРГӘ БИШ КӨНЛЕК УКУ АТНАСЫНА КҮЧӘРГӘ КИҢӘШ ИТТЕ
Нет комментариев