Белми калма
КАЗАНДА ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ТУРЫНДА АЧЫК ОЧРАШУ УЗАЧАК
28 ноябрьдә Казанның MOÑ театраль мәйданчыгында татар теленең киләчәгенә багышланган ачык очрашу узачак. Катнашучылар 100 елдан соң татар теленең нинди булачагы, аның үсеш мөмкинлекләре һәм яңа буынның телне саклау һәм популярлаштырудагы роле турында фикер алышачак.
Очрашуда фән, мәдәният һәм иҗат өлкәләре вәкилләре катнаша:
- Ринат Гыйльмуллин – ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры;
- Тимур Сөләйманов – Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Республикасында «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе;
- Байбулат Батулла – кинорежиссёр, сценарист;
- Алексей Арзамасов – филология фәннәре докторы, профессор, Патрис Лумумба исемендәге Россия Халыклар дуслыгы университеты Рус теле институты профессоры;
- Нурбәк Батулла – хореограф, перформер, «Әлиф» иҗат төркеме әгъзасы;
- Фәүзия Кадыйрова – җырчы, Defne проекты авторы, татар телен этно-поп жанры аша популярлаштыручы.
Очрашуның модераторы – филология фәннәре кандидаты Баязит Зәйдуллин.
Кайчан: 28 ноябрь, 13:00
Кайда: MOÑ театраль мәйданчыгы (Казан, Пушкин ур., 86 йорт).
Очрашуда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 ноября 2026 - 11:59
КАЗАНДА ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ТУРЫНДА АЧЫК ОЧРАШУ УЗАЧАК
-
23 ноября 2026 - 11:20
РОСПОТРЕБНАДЗОР МӘКТӘПЛӘРГӘ БИШ КӨНЛЕК УКУ АТНАСЫНА КҮЧӘРГӘ КИҢӘШ ИТТЕ
-
23 ноября 2026 - 11:15
«ВОЗДУХАН», «НИШЕВЫЙ» ҺӘМ «ПРАЙМ-ЭРА»: БУ СҮЗЛӘР ӨЧЕН СОЧИНЕНИЕДӘ БАЛЛНЫ КИМЕТЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
19 ноября 2026 - 09:41
2027 ЕЛДА ОГЭ АЛДЫННАН ӘҢГӘМӘ ҮТКФӘРҮ ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
Нет комментариев