2027 ЕЛДА ОГЭ АЛДЫННАН ӘҢГӘМӘ ҮТКФӘРҮ ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
2027 елда 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе яңа форматта узачак. Биремнәр саны кими, әмма «зачёт» алу өчен таләпләр катгыйлана. Бу хакта Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) хәбәр итте.
Йомгаклау әңгәмәсе — 9 нчы сыйныф укучылары өчен мәҗбүри сынау. Аны уңышлы үтү ОГЭга кертелүнең төп шартларының берсе булып тора.
Нәрсә үзгәрәчәк?
Элек укучыларга дүрт бирем үтәргә кирәк булса, хәзер алар өчәү генә булачак:
- Текстны кычкырып уку. Бу бирем үзгәрешсез кала. Аның өчен иң күбе 3 балл җыеп була.
- Укылган текст буенча сорауларга җавап бирү. Элеккеге җентекле эчтәлек сөйләү биреме гамәлдән чыгарыла. Аның урынына укучылар текст эчтәлеге буенча биш сорауга җавап бирәчәк. Максималь балл — 5.
- Монолог. Укучы тәкъдим ителгән өч теманың берсен сайлап, кимендә 10 җөмләдән торган чыгыш ясарга тиеш. Моның өчен 3 балл бирелә.
Моннан тыш, сөйләм грамоталылыгы аерым бәяләнә. Аның өчен 6 балл алырга мөмкин.
Баллар ничек үзгәрә?
Элек әңгәмәдә иң күбе 20 балл җыеп булса, хәзер максималь нәтиҗә 17 балл тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта «зачёт» алу өчен элеккечә кимендә 10 балл җыярга кирәк.
Димәк, моңа кадәр уңышлы нәтиҗә өчен гомуми балларның 50 процентын җыю җитсә, хәзер бу күрсәткеч 58,8 процентка җитәчәк.
Әзерләнү өчен вакыт арта
Текстны укуга һәм аның буенча әңгәмәгә әзерләнү өчен укучыларга элекке ике минут урынына биш минут биреләчәк. Монологка әзерләнү вакыты исә бер минуттан ике минутка кадәр арта.
Шулай да сынауның гомуми дәвамлылыгы үзгәрми — һәр укучыга якынча 15–16 минут вакыт каралган.
Әңгәмә кайчан узачак?
2027 елда рус теленнән йомгаклау әңгәмәсенең төп көне — 10 февраль.
Сынауны беренче тапкыр уза алмаучылар яки җитди сәбәпләр аркасында катнаша алмаучылар өчен өстәмә көннәр дә билгеләнгән:
- 10 март;
- 19 апрель.
Әңгәмәдә «зачёт» ала алмаган укучылар ОГЭга кертелмәячәк.
Яңа форматның төп максаты — укучыларның текстны аңлау, мәгълүматны анализлау һәм укыган материал буенча үз фикерен җиткерү күнекмәләрен тикшерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев