ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯДӘН БДИДА ПРАКТИК БИРЕМНӘР ӘЛЕГӘ БУЛМАЯЧАК
2027 һәм 2028 елларда мәктәпне тәмамлаучыларга физика һәм химиядән Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) практик биремнәр үтәргә туры килмәячәк. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте.
Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, якындагы ике елда БДИның төп чорында практик өлеш кертү планлаштырылмый. Димәк, быелгы унберенчеләргә һәм киләсе ел чыгарылыш укучыларына борчылырга кирәкми.
Шул ук вакытта имтиханнарны яңарту буенча эш инде башланган. Ноябрь аенда Россиянең 20 төбәгендә физика һәм химиядән эксперименталь биремнәрне сынап карауга керешкәннәр. Анда әлеге фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 11 нче сыйныф укучылары, укытучылар һәм мәгариф белгечләре катнаша.
Практик өлешнең кайчан кертеләчәге әлегә билгесез. Башта белгечләр сынау нәтиҗәләрен өйрәнәчәк. Моннан тыш, барлык төбәкләрдә дә имтихан тапшыру өчен бертигез шартлар тудыру мөһим. Моның өчен имтихан үткәрү пунктларын лаборатория җиһазлары белән тәэмин итәргә һәм тәҗрибәләр вакытында куркынычсызлыкны сакларга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк физика, химия һәм биологиядән БДИга практик биремнәрне 2028 елдан да иртәрәк кертмәячәкләре хәбәр ителгән иде. Хәзер исә Рособрнадзор 2027 һәм 2028 елларда имтихан тапшыручыларга бу үзгәреш кагылмаячагын раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 ноября 2026 - 10:33
ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯДӘН БДИДА ПРАКТИК БИРЕМНӘР ӘЛЕГӘ БУЛМАЯЧАК
-
18 ноября 2026 - 10:15
9НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ТАПШЫРАЧАК
-
17 ноября 2026 - 15:42
СӘЛӘТ МИСЫРГА ЮЛЛАМА БҮЛӘК ИТӘ!
-
16 ноября 2026 - 11:47
БДИ-2027: МАТЕМАТИКА ҺӘМ ИНФОРМАТИКАДАН ИМТИХАННАРДА ҮЗГӘРЕШЛӘР БУЛМАЯЧАК
Нет комментариев