Логотип Идель
Белми калма

БДИ-2027: МАТЕМАТИКА ҺӘМ ИНФОРМАТИКАДАН ИМТИХАННАРДА ҮЗГӘРЕШЛӘР БУЛМАЯЧАК

2027 елда профильле математика һәм информатика фәннәреннән Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) элекке форматта узачак. Рособрнадзор әлеге фәннәр буенча планлаштырылган үзгәрешләрдән баш тарткан.

Башта профильле математикадан биремнәр санын арттырырга, ә информатикадан өч биремнең эчтәлеген үзгәртергә җыенганнар. Әмма укытучылар һәм белгечләр белән фикер алышканнан соң, имтиханнарның 2026 елгы моделен саклап калырга булганнар.

Нинди үзгәрешләр планлаштырылган иде?

Профильле математика. Имтиханда биремнәр санын 19дан 20гә, ә максималь беренчел баллны 32дән 33кә арттырырга теләгәннәр. Яңа бирем математик модельләштерүгә бәйле булырга тиеш иде. Әмма бу яңалыктан баш тартканнар.

Информатика. 10, 13 һәм 23 нче биремнәрнең темаларын үзгәртергә планлаштырганнар. Ахыр чиктә аларның эчтәлеге элеккечә калган. Шулай да 27 нче биремнең җавап язу тәртибе үзгәрәчәк: ике юл урынына ике саннан торган бер юл язу җитәчәк.

Ә тарихтан БДИда үзгәрешләр булачак. Биремнәр саны 21дән 22гә, максималь беренчел балл 42дән 43кә артачак. Шулай ук гомуми тарих буенча тарихи чыганакны анализлауга багышланган яңа бирем өстәләчәк.

2027 елгы БДИның демонстрацион вариантлары, спецификацияләре һәм кодификаторлары белән ФИПИ сайтында танышырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев