Логотип Идель
Белми калма

«ГЕРОЙ ЮЛЫ БУЙЛАП»: ЯҢА ПРОЕКТ НӘРСӘ ТУРЫНДА?

13 ноябрьдә биредә Казанда «Герой юлы буйлап» проекты старт алды. Аның төп үзенчәлеге шунда: шәһәр тарихын укучыларга һәм студентларга гадәти экскурсоводлар түгел, ә махсус хәрби операция ветераннары сөйләячәк.

Проектның беренче чарасына 100дән артык кеше: мәктәп укучылары, суворовчылар һәм студентлар килде. Алар МХО ветераннары белән бергә Казан үзәгендәге өч тематик маршрут буенча узды.

Экскурсияләр шәһәр тарихы белән генә чикләнмәде. Ветераннар яшьләргә үз тормыш юллары, тәҗрибәләре һәм башларыннан кичкән вакыйгалар турында да сөйләде.

«Герой юлы буйлап» проектының максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына яңа һөнәри мөмкинлекләр тәкъдим итү. Проектта алар үзләрен экскурсовод ролендә сынап карый ала. Оештыручылар фикеренчә, киләчәктә бу тәҗрибә әлеге өлкәдә һөнәри үсеш һәм карьера башлау өчен нигез булырга мөмкин.

Шул ук вакытта проект балалар һәм яшьләр белән эшләүне дә күздә тота: экскурсияләр аша аларны шәһәр тарихы белән таныштыру һәм патриотик тәрбия бирү максаты куела.

«Герой юлы буйлап» Стратегик инициативалар агентлыгының «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумында 300 иң яхшы идея исемлегенә кергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев