РОССИЯНЕҢ ТӨРЛЕ ТӨБӘКЛӘРЕННӘН ЭКОАКТИВИСТЛАР КАЗАНГА ҖЫЕЛАЧАК
27-29 ноябрьдә Казанда беренче тапкыр «Экосообщество» федераль форумы узачак. Өч көн дәвамында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән экоактивистлар, экологик проектлар авторлары һәм белгечләр тәҗрибә уртаклашачак. Форумда катнашу бушлай.
Быел алтынчы тапкыр оештырылучы «Экосообщество» форумы моңа кадәр Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Самара шәһәрләрендә узган. Казан әлеге чараны беренче тапкыр кабул итәчәк. Форум 27–28 ноябрьдә «Вертолет» яшьләр үзәгендә (Кече Мәскәү ур., 15) үтәчәк.
Быел нәрсә турында сөйләшәчәкләр?
Форумның төп темасы — төбәкләрнең һәм торак пунктларның тотрыклы үсеше. Катнашучылар экологик инициативаларны бер тапкыр үткәрелә торган акцияләрдән даими эшчәнлеккә әйләндерү юлларын эзләячәк.
Программа өч төп юнәлешне үз эченә ала: экоактивистлар өчен гамәли инструментлар, чүп-чарны компостлау һәм иске шиннарны җыю кебек мәсьәләләрне хәл итү, тотрыклы үсеш өлкәсендә белгечләрнең тәҗрибәсен арттыру.
Форумда экоблогер һәм гидрогеолог Георгий Каваносян, «Зеленый Драйвер» компаниясенә нигез салучы Роман Саблин, «Чистые Игры» халыкара проекты җитәкчесе Дмитрий Иоффе, Чистомэн буларак танылган экоактивист Артур Сиразеев һәм башка белгечләр чыгыш ясаячак.
Өченче көнне — Казан буйлап экотур
27–28 ноябрьдә катнашучыларны экспертлар чыгышлары, тематик очрашулар, фикер алышулар һәм яңа танышулар көтә.
Ә 29 ноябрьдә Казанның экологик объектлары буйлап автобус экскурсиясе оештырылачак. Катнашучылар экостанциядә, Серов бульварындагы СИБУР павильонында һәм экосукмагында, парклардагы җәмәгать компостерлары янында, шулай ук чүп-чарны сортларга аеру үзәгендә булачак.
Моннан тыш, Казан халкы өчен ачык лекцияләр һәм экологик чаралар да әзерләнә. Аларның расписаниесе соңрак билгеле булачак.
Ничек катнашырга?
Форумда катнашу бушлай, әмма алдан теркәлергә кирәк.
Тулырак мәгълүмат һәм программа — форумның рәсми сайтында.
Форумны Эковолонтёрлар оешмалары берлеге һәм «Зеленая Казань» автоном коммерцияле булмаган оешмасы оештыра. Генераль партнёр — «Казаньоргсинтез» предприятиесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 ноября 2026 - 10:07
РОССИЯНЕҢ ТӨРЛЕ ТӨБӘКЛӘРЕННӘН ЭКОАКТИВИСТЛАР КАЗАНГА ҖЫЕЛАЧАК
-
11 ноября 2026 - 09:10
ФИЗИКА ТУРЫНДА МУЛЬТСЕРИАЛ ЧЫККАН!
-
10 ноября 2026 - 10:25
БҮГЕН «КУРКЫНЫЧСЫЗ ИНТЕРНЕТ» БӨТЕНРОССИЯ ОЛИМПИАДАСЫ БАШЛАНА
-
9 ноября 2026 - 11:02
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН КУЕЛГАН НАЧАР БИЛГЕНЕҢ СӘБӘБЕН АҢЛАТАЧАКЛАР
Нет комментариев