Логотип Идель
Белми калма

РОСПОТРЕБНАДЗОР МӘКТӘПЛӘРГӘ БИШ КӨНЛЕК УКУ АТНАСЫНА КҮЧӘРГӘ КИҢӘШ ИТТЕ

Россиянең Роспотребнадзор ведомствосы мәктәпләргә, уку йортларының сыйдырышлылыгы мөмкинлек биргән очракта, биш көнлек уку атнасына күчәргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство документларына сылтама белән хәбәр итә.

Хәзерге вакытта кайбер мәктәпләрдә алты көнлек уку атнасы саклана: укучылар шимбә көнне дә дәресләргә йөри. Мондый режимны кертү турында карарны һәр белем бирү оешмасы мөстәкыйль кабул итә.

Роспотребнадзор белгечләре фикеренчә, биш көнлек уку атнасы балаларга ял итү өчен күбрәк вакыт калдыра. Шуңа күрә мәктәпләрдә укучылар саны бинада каралган урыннар күләменә туры килгән очракта, биш көнлек графикны сайлау киңәш ителә.

Моннан тыш, ведомство мәктәпләргә уку елы дәвамында ким дигәндә җиде көнлек өч каникул оештырырга тәкъдим иткән. Артык аруны булдырмас өчен, уку һәм ял вакытларын чиратлаштырып тору мөһимлеге ассызыклана.

Роспотребнадзор мисал итеп биш-алты атна уку һәм аннан соң бер атна ял итү графигын китергән. Шулай итеп, укучыларга дәресләр арасында көч туплау һәм ял итү өчен күбрәк мөмкинлек тудыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев