«ВОЗДУХАН», «НИШЕВЫЙ» ҺӘМ «ПРАЙМ-ЭРА»: БУ СҮЗЛӘР ӨЧЕН СОЧИНЕНИЕДӘ БАЛЛНЫ КИМЕТЕРГӘ МӨМКИННӘР
Мәктәп укучыларына йомгаклау сочинениесендә кайбер заманча сленг сүзләрен кулланган өчен бәя киметергә мөмкиннәр. Россия Мәгариф министрлыгы мәгълүматына караганда, «воздухан», «нишевый» һәм «прайм-эра» сүзләре кулланылса, алар сөйләм хатасы буларак бәяләнәчәк.
Кызыгы, әлеге сүзләр 2026 елның «Ел сүзе» исеменә дәгъва итүчеләр исемлегенә кергән. Димәк, алар яшьләр арасында киң таралган булса да, рәсми язма эшләрдә куллану урынлы дип саналмый.
Бу хакта РИА Новости агентлыгына Россия Мәгариф министрлыгы эксперты, филология фәннәре докторы, Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты профессоры Наталия Козловская сөйләгән. Аның сүзләренчә, әлеге өч сүзнең теләсә кайсысын куллану сочинениенең дүртенче критерие — язма сөйләм сыйфаты буенча баллны киметергә мөмкин.
Эксперт шулай ук сочинениедә фикерләрне дәлилләгәндә нәфис әдәбият әсәрләренә генә таянырга кирәклеген искәрткән. Шуңа күрә яшьләр арасында популяр булган сленг һәм яңа сүзләр мондый эштә урынлы саналмый.
Россиядә 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау сочинениесе 2 декабрьдә узачак. Аны уңышлы язу — 2027 елда Бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) тапшыруга рөхсәт алу өчен мәҗбүри шартларның берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 ноября 2026 - 11:15
«ВОЗДУХАН», «НИШЕВЫЙ» ҺӘМ «ПРАЙМ-ЭРА»: БУ СҮЗЛӘР ӨЧЕН СОЧИНЕНИЕДӘ БАЛЛНЫ КИМЕТЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
19 ноября 2026 - 09:41
2027 ЕЛДА ОГЭ АЛДЫННАН ӘҢГӘМӘ ҮТКФӘРҮ ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
-
18 ноября 2026 - 10:33
ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯДӘН БДИДА ПРАКТИК БИРЕМНӘР ӘЛЕГӘ БУЛМАЯЧАК
-
18 ноября 2026 - 10:15
9НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ТАПШЫРАЧАК
Нет комментариев