Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА «ТУКАЙЛЫ БАЛАЧАК» БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЛДЫ

25 ноябрьдә Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукайлы балачак» республика иҗади бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Быел бәйгедә Татарстанның төрле районнарыннан 200дән артык бала катнашты.

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган бәйге 18 февральдә старт алган иде. Аны «Салават күпере» журналы редакциясе, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Габдулла Тукай әдәби музее оештырды.

Бәйгедә 3 яшьтән 9 яшькә кадәрге балалар катнашты. Алар тәрбиячеләре һәм укытучылары белән бергә Габдулла Тукайның әкиятләре һәм шигырьләре буенча сәхнә күренешләре әзерләде. Чыгышларда костюмнар, декорацияләр һәм музыкаль бизәлеш тә кулланылды.

«Тукайлы балачак» бәйгесе өч этапта узды. Беренче этапта катнашучылар үз чыгышларын видеога төшереп, оештыручыларга җибәрде. Икенче этапта оештыру комитеты иң яхшы эшләрне сайлап алды. Районнарда узган бүләкләүләрдән соң, җиңүчеләр Казанга йомгаклау тантанасына чакырылды.

Быел бәйгедә 45 лауреат билгеләнде, ә өч коллектив призлы урыннарга лаек булды.

Беренче урынны Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан 392 нче балалар бакчасы яулады. Балаларны бәйгегә татар теле тәрбиячеләре Ленара Ибраһимова һәм Клара Заһидуллина әзерләгән.

Икенче урынга Кайбыч районының Әбдрә Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары лаек булды. Аларның җитәкчесе — Резеда Сәйранова.

Өченче урынны Спас районы Болгар шәһәренең «Антошка» балалар бакчасы алды. Балаларны тәрбияче Алсу Сабирова һәм методист Люция Сәгыйрова әзерләгән.

Габдулла Тукай әдәби музеенда узган тантанага яшь артистлар белән бергә аларның тәрбиячеләре дә чакырылган иде. Бәйгедә катнашкан барлык балалар дипломнар белән бүләкләнде.

«Тукайлы балачак» бәйгесенең төп максаты — балаларда татар теленә, әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту, Габдулла Тукай иҗаты аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләү һәм иҗади сәләтле балаларга ярдәм итү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев