Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАНДА ВЕЙПЛАР САТУНЫ ТЫЯЧАКЛАР

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада вейплар һәм алар өчен сыеклыкларны ваклап сатуны тыю турындагы законны имзалады.

Тыю 2027 елның 1 мартыннан гамәлгә керәчәк һәм 5 ел дәвам итәчәк — 2032 елның 1 мартына кадәр.

Әлеге карарның төп максаты — никотинлы продукциянең, аеруча яшьләр өчен, сатып алу мөмкинлеген киметү.

Шул ук вакытта тыю тәмәке җылыту җайланмалары өчен эшләнмәләргә һәм электрон никотин җиткерү системаларына кермәгән башка тәмәке продукциясенә кагылмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев