РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
Казанда «Ракета куркынычы» режимы игълан ителсә, укучыларга дәресләрдән үз белдекләре белән чыгып китәргә ярамый. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Шәһәр хакимиятендә аңлатуларынча, мондый вакытта ачык урыннарга чыкмаска һәм мәктәп администрациясе белән сыйныф җитәкчеләренең күрсәтмәләрен үтәргә кирәк.
Ягъни мәктәптә булганда сирена яңгыраса, иң мөһиме — паникага бирелмәскә, үзең генә чыгып китмәскә һәм укытучылар әйткәнчә эшләргә.
Элегрәк Әлмәт администрациясе дә ата-аналарны ракеталы куркыныч режимы вакытында балаларны бакчадан алып китмәскә чакырган иде. Алар балаларның хезмәткәрләр күзәтүендә булуын һәм куркынычсызлык чаралары оештырылуын аңлатты.
15 октябрьдә Татарстанда ракеталы куркыныч режимы бер тәүлек эчендә өч тапкыр игълан ителде. Казанда балалар бакчаларында, көллиятләрдә һәм югары уку йортларында укучыларны ышык урыннарга күчерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
Нет комментариев