Логотип Идель
Белми калма

ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН

Россия Фән һәм югары белем министрлыгы вузларга имтихансыз керү хокукын олимпиадада беренче урын алган җиңүчеләргә генә калдырырга тәкъдим итә.

Ә призёрларга башка өстенлекләр бирелергә мөмкин, әмма алар имтихансыз кабул ителмәячәк. Министр Валерий Фальков әйтүенчә, бу үзгәрешләр элеккеге елларда олимпиада җиңгән укучыларга кагылмаска тиеш.

Министрлык шулай ук вузлар үткәрә торган олимпиадаларга таләпләрне катгыйландырырга тели. Аларны Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы һәм БДИ кебек катгый кагыйдәләр буенча уздыру тәкъдим ителә.

Моннан тыш, 2026/27 уку елына вузга кергәндә өстенлек бирә торган олимпиадалар исемлеге дә кыскартылган: элек 83 булса, хәзер анда 60 олимпиада калган.

Әлегә яңа кагыйдәләр турында тәкъдимнәр фикер алышу стадиясендә, соңгы карар кабул ителмәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев