РОССИЯ ВУЗЛАРЫНА КЕРГӘНДӘ ТАРИХ БУЕНЧА БДИ КИРӘК БУЛГАН ЮНӘЛЕШЛӘР АРТЫРГА МӨМКИН
2027 елда Россия югары уку йортларына кергәндә тарих буенча БДИ таләп ителгән юнәлешләр саны артырга мөмкин. Бу хакта Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдергән.
Үзгәрешләр Минобрнауки әзерләгән кабул итү имтиханнары исемлеге проектына кертелгән. Документ буенча тарихны 35 юнәлеш һәм белгечлеккә кергәндә мәҗбүри имтихан итәргә тәкъдим ителә.
Алар арасында хокук белеме, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр, социология, политология, халыкара мөнәсәбәтләр, туризм, кунакханә эше, культурология һәм көнчыгышны өйрәнү кебек юнәлешләр бар.
Хәзер кайбер белгечлекләргә кергәндә вуз тарих яки җәмгыять белемен сайлый ала. Яңа проект кабул ителсә, мондый очракларда мәҗбүри фән булып тарих калачак.
Мәсәлән, булачак юристлар өчен тарих икенче керү имтиханы булырга мөмкин. Өстәмә имтиханнар арасында җәмгыять белеме, информатика, математика һәм чит тел калачак. Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр юнәлешенә керүчеләр өчен дә тарих икенче имтихан буларак тәкъдим ителә.
Үзгәрешләр тарихны социаль-икътисади һәм гуманитар белгечлекләргә кергәндә куллануны этаплап арттыру белән бәйле.
Әлегә бу — проект кына. Шуңа күрә яңа кагыйдәләр әле үзгәрергә мөмкин. Әгәр документ расланса, ул 2027 елның 1 мартыннан гамәлгә керәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
-
13 октября 2026 - 11:35
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНА КЕРГӘНДӘ ТАРИХ БУЕНЧА БДИ КИРӘК БУЛГАН ЮНӘЛЕШЛӘР АРТЫРГА МӨМКИН
-
12 октября 2026 - 11:29
РОСОБРНАДЗОР 77 МЕҢ УКУЧЫ ҺӘМ СТУДЕНТНЫҢ ФУНКЦИОНАЛЬ ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН ТИКШЕРӘЧӘК
Нет комментариев