РОСОБРНАДЗОР 77 МЕҢ УКУЧЫ ҺӘМ СТУДЕНТНЫҢ ФУНКЦИОНАЛЬ ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН ТИКШЕРӘЧӘК
Октябрьдә Россиядә укучылар һәм көллият- техникум студентлары арасында функциональ грамоталылык буенча тикшерү узачак. Анда якынча 77 мең кеше катнашачак.
Тикшерү 20, 22, 27 һәм 29 октябрьдә үтәчәк. Анда 6–7 нче, 9–10 нчы сыйныф укучылары, шулай ук көллият һәм техникумнарның беренче һәм соңгы курс студентлары катнаша.
Белгечләр укучыларның алган белемнәрен дәрестә генә түгел, ә көндәлек тормыштагы төрле мәсьәләләрне чишкәндә дә куллана белүен бәяләячәк. Мәсәлән, мәгълүматны аңлау, анализлау һәм аны конкрет очракта файдалана белү тикшереләчәк.
Тикшерүгә барлыгы 498 уку йорты җәлеп ителә: 300 мәктәп һәм 198 көллият белән техникум.
20 һәм 22 октябрьдә 6 һәм 9 нчы сыйныф укучылары тикшерү узачак. 27 һәм 29 октябрьдә 7 һәм 10 нчы сыйныфлар, шулай ук һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашачак.
Октябрьдә Рособрнадзор мәктәпләрдәге тәрбия эшен һәм укучылар өчен тудырылган мохитне дә өйрәнә. Белгечләр мәктәпләрдәге психологик климатны, куркынычсызлык һәм уңайлылык дәрәҗәсен, укучыларның кыйммәтләрен һәм тәрбия эшенең ничек оештырылуын бәяләячәк.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында нинди проблемаларга игътибар итәргә кирәклеге билгеләнәчәк һәм укытучылар, укучылар һәм ата-аналар өчен тәкъдимнәр әзерләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
-
13 октября 2026 - 11:35
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНА КЕРГӘНДӘ ТАРИХ БУЕНЧА БДИ КИРӘК БУЛГАН ЮНӘЛЕШЛӘР АРТЫРГА МӨМКИН
-
12 октября 2026 - 11:29
РОСОБРНАДЗОР 77 МЕҢ УКУЧЫ ҺӘМ СТУДЕНТНЫҢ ФУНКЦИОНАЛЬ ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН ТИКШЕРӘЧӘК
Нет комментариев