СЕНТЯБРЬ 2026
«Ялкын»ның сентябрь саны тышлыгында табигать, кеше һәм дүрт аяклы дус арасындагы якынлык сурәтләнгән. Көннәр салкынайган саен күңел җылысын тагын да ныграк сизә башлыйсың кебек. Шуңа күрә бу саныбызны игелеккә багышларга булдык.
Игелек кылу өчен һәрвакыт зур мөмкинлекләр дә, күп акча да кирәкми. Кайчак бер кешене тыңлау, авыр сумкасын күтәрешү, приютка ярдәм итү, волонтерлык акциясенә кушылу да җитә. Иң мөһиме игелекнең күләме түгел, ә аның чын күңелдән эшләнүе.
Бу санда без волонтерлык турында сөйләшәбез, башкаларга ярдәм итүче яшьләр белән танышабыз, хайваннарны ни өчен яратырга һәм якларга кирәклеген искә төшерәбез. Бәлки, кайсыдыр язма сине дә бер кечкенә генә яхшы эш эшләргә илһамландырыр.
«Әдәби герой. Inside» сәхифәсендә сине Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романына анализ көтә. Комикс буларак бу санда Фирүзә Ибраһимованың «Тәгәрмәчле тарих» исемле хикәясен укый аласың.
Белми калма
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
-
13 октября 2026 - 11:35
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНА КЕРГӘНДӘ ТАРИХ БУЕНЧА БДИ КИРӘК БУЛГАН ЮНӘЛЕШЛӘР АРТЫРГА МӨМКИН
-
12 октября 2026 - 11:29
РОСОБРНАДЗОР 77 МЕҢ УКУЧЫ ҺӘМ СТУДЕНТНЫҢ ФУНКЦИОНАЛЬ ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН ТИКШЕРӘЧӘК
Нет комментариев