2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
2027 елдан Россия мәктәпләрендә 10–11 нче сыйныф укучылары өчен дәрестән тыш эшчәнлеккә каралган максималь вакыт киметеләчәк. Ике уку елына ул 700 сәгатьтән 680 сәгатькә калачак.
Димәк, рөхсәт ителгән иң зур күләм 20 сәгатькә азаячак. Әмма бу һәр укучы 680 сәгать дәрестән тыш шөгыльләнергә тиеш дигән сүз түгел. Әлеге сан — мәктәпләр өчен билгеләнгән максималь чик кенә.
Яңа кагыйдәләр 2027 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. Беренче булып яңартылган стандарт буенча 2027/28 уку елында 10 нчы сыйныфка килүчеләр укый башлаячак. Ул вакытта 11 нче сыйныфлар элеккеге кагыйдәләр буенча укуын дәвам итәчәк.
Дәрестән тыш эшчәнлек спорт-сәламәтләндерү, рухи-әхлакый, социаль, гомуми интеллектуаль һәм гомуммәдәни юнәлешләрдә оештырылачак.
Моңа спорт түгәрәкләре һәм секцияләре, олимпиадалар, ярышлар, конференцияләр, экскурсияләр, фәнни тикшеренүләр, иҗади студияләр һәм башка төр эшчәнлек керергә мөмкин.
Документта мондый дәресләрнең ирекле рәвештә сайланырга тиешлеге дә әйтелә. Мәктәпләр дәрестән тыш эшчәнлек планын укучыларның ихтыяҗларын һәм сайлавын исәпкә алып үзләре төзиячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
-
13 октября 2026 - 11:35
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНА КЕРГӘНДӘ ТАРИХ БУЕНЧА БДИ КИРӘК БУЛГАН ЮНӘЛЕШЛӘР АРТЫРГА МӨМКИН
-
12 октября 2026 - 11:29
РОСОБРНАДЗОР 77 МЕҢ УКУЧЫ ҺӘМ СТУДЕНТНЫҢ ФУНКЦИОНАЛЬ ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН ТИКШЕРӘЧӘК
Нет комментариев