ТҮБӘН КАМАДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТЛАР ПРОКАТЫН ТЫЯЧАКЛАР
2027 елдан Түбән Камада арендага бирелә торган электросамокатларны тулысынча тыячаклар. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, махсус комиссия бу тәкъдимне хуплаган. Хәзер карарны рәсми тәртиптә гамәлгә кертү эшләре башкарылачак.
Электросамокатлар прокатын тыю турында Түбән Камада октябрь башында ук сөйләшә башлаганнар иде. Ул вакытта мэр кикшерингтан еш кына транспорт буларак түгел, ә күңел ачу өчен файдалануларын әйткән.
Түбән Кама Татарстанда аренда электросамокатларын тыю турында карар кабул иткән өченче шәһәр булды. Элегрәк мондый чикләүләр Яр Чаллы һәм Алабугада кертелгән иде.
Алабугада моны шәһәр инфраструктурасының электросамокатлар өчен әзер булмавы һәм җәяүлеләр белән самокат йөртүчеләр өчен куркыныч тудыруы белән аңлаттылар. Яр Чаллыда исә шәһәр хакимияте кикшеринг компанияләренә әлегә эшләргә рөхсәт бирми.
Казанда тулысынча тыю юк: 2025 елдан электросамокатлар прокаты шәһәр үзәгендә чикләнгән, ә 2026 елда кикшеринг схемасыннан тагын 23 парковка ноктасы алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 октября 2026 - 10:08
ТҮБӘН КАМАДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТЛАР ПРОКАТЫН ТЫЯЧАКЛАР
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
Нет комментариев